Шәһри Казан

Казанда яңа Боз сарае төзеләчәк

Тиздән Казанда тагын бер Боз сарае төзеләчәк. Боз сарае төзелеше киләсе елда финанслана башлаячак.

Реклама

Казанны XXVII Бөтендөнья студентлар җәйге уеннары башкаласы дип игълан итүгә биш ел узуга багышланган медиа-ланчта Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов шулай дип белдерде. Министр билгеләп үткәнчә, Россия спорт министры Виталий Мутко белән әлеге хакта инде килешенгән. «Минем почтада Виталий Мутконың безнең үтенечкә карата резолюциясе бар. Аның нигезен Төнге хоккей лигасы чемпионатында җиңгән «Казанские драконы» командасы салды. Төзелеш киләсе елда гына финанслана башлаячак. Әмма Виталий Мутко акчаларның бер өлешен быел ук бирергә вәгъдә итте. Бу - күңелле хәбәр», - дип белдерде ул.
Казан мэры Илсур Метшин яңа спорт объектының Яңа Савин районында урнашуын теләвен хәбәр иткән.
Белгәнегезчә, Универсиадага әзерлек барышында, Россиядә заманча студентлар кампусы саналган Универсиада авылы, 30 уникаль спорт объекты төзелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: