16+

"Коелырга" ярамый: "Рубин" "Уфа"ны тар-мар итте!

Футбол буенча Россия чемпионатының чираттагы тур уенын Казанның "Рубин" футболчылары Уфада шул ук исемдәге командага каршы уздырдылар. "Спартак" белән "Зенит"ны җиңгәннән соң, җанатарларны бер сорау борчыды...

Үзеннән көчсезрәк булган команда белән уенда тагын "коелып" төшмәсләрме? Очраклы түгел, чөнки "Рубин"ның шундый авыруы булгалый. Составы ягыннан көчлерәк командаларны отабыз да, турнир таблицасының түбәндәге урыннарында барган клубларга оттырып куябыз. Сезон дәвамында андый үкенечле ничьялар һәм оттырулар булмаса, Казан командасы медальләр һәм Чемпионнар лигасында уйнау өчен көрәш алып барыр иде бүгенге көндә.

Шөкер, "Уфа"га каршы очрашуны якташларыбыз ышанычлы уздырды һәм мәйдан хуҗаларын 3:0 исәбе белән отуга иреште. Беренче таймда бер-бер артлы Денис Макаров белән Хвича Кварацхелия туплар кертте. Макаровның бу юлы керткән голы да турның иң матур голларыннан саналырлык. Икенче таймда исә шул ук Макаров ярдәме белән тупны Илья Самошников кертте. Шулай ук матур гол һәм ахыр нәтиҗә 3:0 - "Рубин" файдасына.

Әлеге җиңүдән соң казанлылар турнир таблицасының бишенче баскычына күтәрелә алды. Алдагы тур очрашуын "Рубин" үз мәйданында - Үзәк стадионда "Химки"га каршы үткәрә. Шулай ук астагы командаларның берсе. "Коелырга" ярамый!

Фото: rubin-kazan.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading