«Барс канатлары» - коляскадагы баскетболчылар клубы - сыгылып та сынмаган, егылып та кире тора алган кешеләр төркеме ул.
«Әти буласым килә...»
- Баскетбол минем тормышымны 180 градуска үзгәртте. Хәзер ул өч өлештән тора: үз аягым белән басып йөргән вакыт, «сынган» чак һәм баскетбол, - ди «Барс канатлары» капитаны Андрей Чугунов.
Элеккеге тормышында Андрей сәүдә фирмасында менеджер булып эшләгән. Җәрәхәтләнгәнче, баскетбол тубын бары физкультура дәресләрендә генә тотып караган. Үз мәшәкатьләре, хыяллары белән янып йөргән, җир җимерерлек көче булган егетнең тормышы көтмәгәндә чәлпәрәмә килә: 2006 елда эшендә җитди җәрәхәт алып, ул инвалид коляскасына берегеп кала.
- Үз аягың белән йөргән вакытта дөнья бөтенләй икенче, бар әйбер дә үз кулыңда, син кешеләргә кирәк. Ә инвалид калгач - син кеше кулында. Кашык тотып ашау кебек гап-гади әйберләрне дә чит кешедән башка башкара алмыйсың. Мондый вакытта кеше бит физик яктан гына түгел, ә психик яктан да «сына». Мин шулай, үз-үземне кая куярга белмичә, ике ел урын өстендә яттым. Яңа тормышта чын дуслыкның да, мәхәббәтнең дә ни икәнен аңладым. Кайчандыр якын булган кешеләр танышлар гына булып калды. Дөрес, үзенчә «ярдәм итәргә» теләүчеләр дә булды. Андыйлар иң җиңел юл - кайгыны шешәдә батыруны тәкъдим итте. Ә мин спортны сайладым, - ди Андрей.
Беренче группа инвалид булса да, бүген ул тормышта нык басып торган ир, гаилә башлыгы. Хатыны белән бергә гомер итүләренә дә инде 21 ел була. Бакчада утынын да үзе яра, суын да ташый.
- Минем үз максатларым бар, мин - инвалид, дип кенә яшәмим. Кайчандыр Россия җыелма командасына керергә теләгән идем, хәзер ул хыялым чынга ашты. «Спорт мастеры» исеменә ирештем. Спортта гына түгел, гади тормышта да үз максатларым бар. Безнең фатир җиденче катта урнашкан, лифт ватылганда, кеше ярдәменнән башка, үз фатирыма кадәр менәргә өйрәндем, - ди ул.
Яраткан эше дә, гаиләсе дә бар 40 яшьлек ирнең, хәзер тулы бәхет өчен бала сөясе килә. Ләкин аның үзен үк гел күзәтү астында булырга тиешле бала дип кабул итүче киртәләр бар.
- Җәрәхәтләнгәнче, бала алып кайтырга өлгермәдек. Хәзер балалар йортыннан берәр сабыйны уллыкка яки кызлыкка аласыбыз килә. Әти буласым килә... Ләкин закон тарафыннан минем кебекләргә тәрбиягә бала алу тыела. Россия Президенты Владимир Путинга да хат яздым, кеше хокуклары буенча җаваплы федераль бүлеккә дә мөрәҗәгать иттем, хәзер җавап көтәм, - ди ул.
Тормышның ачысын татып караган ир авыр минутларын искә дә алырга яратмый: «Мин ялгыз калудан, «сынган» чордагы көннәремә кире кайтудан куркам. Авыр вакытта үз-үзең белән генә калудан да яманрак әйбер юк бит».
Коляска - бер машина бәясе
«Барс канатлары» көн саен «Тулпар» спорт комплексында шөгыльләнә. Биредә аларны, үз итеп, «безнең егетләр», дип йөриләр. Команда 2009 елда ул вакыттагы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән оеша. Азмы-күпме җиде ел вакыт үткән: хәзер егетләр Россия буенча - икенче урында. Максатлары - беренчелеккә чыгу. Россия генә түгел, чит ил стадионнарын да яулый алар. Германия, Италиядән дәрәҗәле урыннар алып кайтканнар. Әле күптән түгел Литвада оештырылган халыкара ярышларда I урын яулаганнар. Хәзер исә март аенда Германиядә уздырылачак Еврокубок ярышларына әзерләнәләр. Республика җитәкчелеге «барс»лыларны үз канаты астыннан чыгармый.
- Безнең кебек спортчылар белән еш аралашабыз, ләкин аларга безгә булган кебек игътибар юк. Хәтта ярышларга чыгарга мөмкинлеге булмаганнар, хезмәт хакы алмаучылар да очрый. Бу бик кыйммәтле спорт төре бит. Бер колясканың бәясе 400 мең тора, - ди баскетболчы Марсель Рәхмәтуллин.
Баскетбол коляскалары гадиләреннән шактый аерыла: ул титан һәм алюминий эретмәләреннән ясалган, тәгәрмәчләре янтаеп тора, авырлыгы да 9-11 килограмм гына (ә гади колясканың авырлыгы 11 килограммнан башлана). Колясканың аякны нык итеп бәйләп куя торган ныгытмасы бар, ул төрле бәрелүләрдән саклый. Югары тизлектә спортчы егылса да, коляскасы аны нык тотып тора. Элек Россиядә ясалган коляскалар белән ярышсалар, хәзер Германия һәм Бөекбританиядән кайтартылганнарында җилдерә егетләр.
- Гади коляскада утырганда син тормышка буйсынасың, аның кануннары белән яшисең. Ә махсус коляскада тормыш үзе синең уч төбеңдә кебек, инде төрле ситуацияләр белән син идарә итәсең. Ул гади машинадан спорт машинасына күчеп утырган кебек. Коляскадагы кеше нәрсә булдыра ала икәнен үзе дә белми. Баскетбол белән шөгыльләнә башлагач, үземдә әллә нинди мөмкинлекләр ачтым, - ди Андрей.
Спорт та, кәсеп тә
Марсель Рәхмәтуллин белән Динар Камалиев бер йортта яшиләр. Спортка да бергә килгәннәр.
- Баскетбол уйнарга чакыргач, башта шикләнеп карадык. Якыннар да бу фикерне ошатмады. Булдыра башлагач, күңел күтәрелеп китте. Хәзер баскетбол минем өчен - дуслар, аралашу чыганагы. Матди яктан да ярдәме тия. Коляскадагы баскетболның нәрсә икәнен аңлар өчен, кимендә ике ел шөгыльләнергә кирәк. Гади баскетболдан кагыйдәләре аерылмаса да, техник ягы үзгә. Башта коляскада йөрергә өйрәнәсең, аннан «блок»лар куя башлыйсың, ахырдан гына боҗрага туп ыргытасың, - ди Марсель.
Динар исә кичәге студент. Читтән торып Россия гадел хөкем академиясенең Казан филиалын тәмамлаган. Әлегә баскетболдан башка кәсеп тапмаган. Баскетбол уйнарга балачактан хыялланган, ә бер аяксыз калгач, спортка килгән.
- Спорт чыныктыра, тәрбияли, дисциплинага өйрәтә, төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итә. Баскетбол уйный башлагач, тормышым яңа төсләргә баеды. Гаиләм дә спорт белән мавыгуымны хуплый, чыгышларымны һәрвакыт интернет аша күзәтеп баралар, - ди егет.
Дөрес, уен гел җиңүләрдән генә тормый.
- Туп бөтенләй кулга ятмаган көннәр бар. Тормыш та гел җиңүләрдән генә тормый бит. Элек үзара гел әрләшә идек, хәзер бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Бер гаилә кебек. Ачу чыккан вакытта да спорт үзеңне контрольдә тотарга, бирешмәскә өйрәтә, - ди Марсель белән Динар.
Казан инвалидлар өчен уңайлымы?
Уенчыларның баскетболдан кала да шөгыльләре бар. Кемдер таксида эшли, кемнеңдер эш урыны - өйдә. Андрей быелдан яңа төзелүче йортларда инвалидлар өчен шартлар тудыруны контрольдә тотачак.
- Без бит ул уңайлылыкларны сүз белән генә түгел, ә үз мисалыбызда татыйбыз. Дөрес, хәзер Казан инвалидлар өчен уңайлы шәһәргә әйләнде. Ләкин бу өлкәдә зур эш башкарылган дип кул кушырып утырырга да ярамый. Шул ук җәмәгать транспортын алыйк, безнең кебек коляскадагы кеше анда утыра аламы? Ярый, безнең һәрберебезнең үз машинасы бар, ә машинасы булмаганнар өйдә ята, - дип борчыла Андрей.
«Барс канатлары» командасы капитаны үзе кебек авыр хәлдә калган кешеләргә рухи этәргеч бирергә дә тырыша.
- Хәзер 20 яшьлек егет белән очрашуга барам. Әле күптән түгел табиблар аңа бүтән беркайчан да йөри алмыйсың дигән диагноз куйды. «Яшисем килми», - ди. Шундый хәлдә калган кешеләр миңа ышана, мин үзем дә алар кебек бит. Аларга яңадан тормыш мәгънәсен, көч табарга ярдәм итәм. Спортка мәхәббәт тәрбиялим. Кызганыч, безнең командада уенчыларны тулай торак белән тәэмин итү мөмкинлеге юк, районнардан килүчеләрне дә баскетболга өйрәтер идек, - ди Андрей.
Коляскалы баскетбол Бөек Ватан сугышыннан соң АКШта барлыкка килә, соңрак Бөекбританиядә дә уйный башлыйлар. Баскетбол сугышта умыртка баганасы җәрәхәтләнгән солдатлар реабилитациясенең бер төре була. Соңыннан ул, госпиталь кысаларыннан чыгып, университетта уйнатыла. 1960 елларда коляскалы баскетбол ярышлары беренче тапкыр Паралимпия уеннары исемлегенә керә, 1972 елда аны профессиональ рәвештә хатын-кызлар да уйный башлый. Россиягә ул 90 нчы елларда керә. Хәзер коляскалы баскетболны 80 илдә уйныйлар.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Комментарийлар