16+

«Көрәшчеләр белән артистлар арасында әллә ни зур аерма юк инде...»

Көрәш мәйданында үз урынын алган “Манзара” премиясе узар выкыт та җитә. Премиясе 2016 елдан үткәрелә. Ярышны төрле мәйданчыкларда оештырып карадылар. Бу елны исә оештыручылар “Пирамида” залына тукталганнар.

«Көрәшчеләр белән артистлар арасында әллә ни зур аерма юк инде...»

Көрәш мәйданында үз урынын алган “Манзара” премиясе узар выкыт та җитә. Премиясе 2016 елдан үткәрелә. Ярышны төрле мәйданчыкларда оештырып карадылар. Бу елны исә оештыручылар “Пирамида” залына тукталганнар.

Моның сәбәбен: “Тамашачыларның көрәшчеләрне якыннан күзәтәсе килә. Казан үзәгендә көрәш узуы да бик мөһим”, - дип аңлаттылар. Шуңа күрә урыннар саны да чикле – 500ләп кенә булачак. Премия һәр елны үзгәрешләр кертү белән сөендереп тора. Быел “Манзара”да каратистларның чыгышын да күзәтә алачакбыз. Премиянең “әтисе” Айдар Шәймарданов узган елны каратэ буенча “Ак барс” кубогы ярышларында булган. Шуннан соң Татарстанда каратэ федерациясе җитәкчесенә “Манзара”да катнашырга тәкъдим иткән икән.
– “Манзара” премиясе турында беренче тапкыр социаль челтәрләрдән белдем. Шунда ук премиядә катнашу теләге барлыкка килде. Аренада республиканың иң көчле спортчылары очрашачак. Даниил Данилов һәм Илья Савин, Лия Завгарова һәм Камилә Бикмуллинаны келәмдә күзәтәчәкбез. Кызыклы бәрелеш булачак, – ди Татарстанда каратэ федерациясе җитәкчесе Искәндәр Шагин. 

Сүз уңаеннан, Татарстанның каратэ федерациясе Россиядә бу спорт төре буенча чаралар оештыру буенча беренчелекне яулаган.
– Быел районнарда көрәш белән шөгыльләнүче спортчыларга да игътибар бирәсебез килә. Премия профессиональ спортта гына тукталырга тиеш түгел. Ел дәвамында әзерлек эшләре бара.  Безнең елмаеп-көлеп, тамаша күрсәтүебез – эшебезнең бер өлеше генә. Чынбарлыкта исә, ярышны оештыру өчен бик күп көч сарыф ителә, финанс чыгымнар турында да күпләр белеп бетерми. Бер генә әйберне күз уңыннан югалтсаң да, бөтен эшең юкка чыгарга мөмкин. Көрәш белән шөгыльләнеп баеп беткәннәрне күргәнем юк. Көрәш – күп вакыт, көч сорый торган патриотик чара, – диде Айдар Шәймарданов.  

Ярыш 3 лига буенча узачак.  Алтын лигада Татарстан, Россия, дөнья чемпионатларда һәм башка көрәш турнирларда җиңгән чемпионнар. Көмеш лигада заманында  Әгерҗе районы өчен чыгыш ясаучы, атаклы көрәшчеләр көч сынашачак. Яшел лигада 18 яшькә кадәр көрәшчеләр чыгыш ясаячак.

“Манзара” премиясен оештыручы Айдар Шәймарданов та тумышы белән Әгерҗедән. Район башлыгы Ленар Нургаянов белән алар күрше авыллардан икән. Айдар әфәнде сүзләренчә Әгерҗедә дә көрәш барлыгын күрсәтәсе килә. Бу идеяне район башлыгы хуплаган. “Манзара” аренасына бары көчлеләрне генә җыябыз”, - дип йомгаклады Айдар әфәнде. Көрәш “Манзара”  премиясенең кагыйдәләре буенча узачак. 
– Элек авылда көрәш бик көчле иде. Авылда үскән балалар арасында көрәш белән шөгыльләнмәгәне юктыр. Бу спорт төрен кечкенә авылларда, районнарда сакларга кирәк. Үзебезнең якташыбызның зур премия оештыруы белән горурланабыз. Бөтен танылган көрәшчеләр, тренерларны җыю зур эш. Дөресен әйтергә кирәк, Әгерҗедә бу спорт төре бераз төшенкелектә булды. Вәзгыятьне үзгәртер өчен, районыбыз беренчеләрдән булып, “Манзара”да катнашырга теләк белдерде, – диде Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов.   

“Манзара” премиясендә 34 артист чыгыш ясаган заманнар да булды. Оештыручылар шоу-программаның дәрәҗәсе төшмәячәк дип ышандырды. Сәхнәдә Дилә Нигъмәтуллинаның чыгыш ясаячагын гына әйтеп үттеләр. “Артистларга халык болай да йөри, көрәшчеләрне карарга килсеннәр. Хәер, көрәшчеләр белән артистлар арасында әллә ни зур аерма юк инде”, – дип әйтте Айдар әфәнде.

Көрәшчеләргә акчалата бүләк каралган. Алтын лигада җиңүчегә – чемпион билбавы һәм 100 мең. 2 урынга – 60, 3 һәм 4 урынга – 30ар мең сумлык бүләкләр булачак. “Манзара”да җиңүчеләргә спонсорларның да саллы призлары бар. 

Быел оештыручылар премиягә үз өлешен керткән кешеләргә рәхмәт йөзеннән 10 номинация булдырган. 

Айдар Шәймардановның да “Манзара” келәмендә чыгыш ясаганы, җиңгәне бар. Аның сүзләренчә формага килер өчен ярты ел вакытта җитә. 
– Көрәш – хыялым булды. Казан ярышына барыр өчен авылдан 18 километр сазлыклардан чыга идек. Җиңмичә кайтырга ярамый. Мин Әгерҗедән рәсми ярышларда җиңү яулаган беренче көрәшче. “Манзара”ны балачак хыялларын чынга ашырыр өчен оештырам. Сәхнәдә җирәбә салу да гаделлек булсын өчен ясала. Узган елны Илшат Идиатовны җиңү өчен нинди юл үткәнемне беләсезме? Кайбер көрәшчеләр Муса Җәлилне, Татарияне, Россияне ота да атаклы көрәшче булып йөри. 38 яшемдә джиу-джитсу буенча Татарстан чемпионатында 2 урын, сумо буенча Казан чемпионы, Бөтенроссия джиу-джитсу ярышында беренче, грек-рим көрәше буенча Казан беренчелеге, Татарстанда 2 урын. Миннән дә титуллырак татар көрәшчесен атагыз әле.  Көндәшемә каршы әзерләнергә ярты ел җитә. Әзерләнсәм, теләсә кайсы көрәшче белән келәмгә чыгарга әзер. Хәзер дә миңа 15 минут әзерләнергә бирегез, көрәшәм. Җиңәмме яки җиңмимме – икенче мәсьәлә, – ди Айдар.

Көрәшчеләрнең сөйләшүе турында халыкта имеш-мимешләр күп йөри. Айдар Шәймарданов бу мәсьәләгә дә ачыклык кертте.
– Узган елны келәмдә Эльдар Хәмитов белән Булат Мусин көрәшкәндә, спортчыларның бөтен гадәтләрен белгән тренерларыннан “сөйләшкәннәрме?”, - дип сорадым. “Әлегә аңлап булмый”, – диделәр. Тренерлары да белмәгәч, сөйләшкән дип уйлаган очракта да сәнгать дәрәҗәсендә сөйләшергә кирәк бит. Бу абстракт фикер. Көрәшчеләрнең “син җиң дә, мин җиңәм”, – дип сөйләшеп торганнарын күргәнем юк. Әгәр сизеп алабыз икән, кисәтү ясалачак. Быел без берничә ел келәмдә күренмәгән көрәшчеләрне дә кире кайтардык. Әйтик, Каюм Хәйдаров, ул бик яхшы әзерләнә диләр. Муса Җәлилне күп еллар откан Радик Шәймарданов та чыгыш ясаячак. Җирәбә ничек булыр, бәлки, көчле спортчылар берьюлы эләгер. Келәмнән читтә сөйләшү көрәшчеләрнең эше. Тамашачылар якын утырачак, күзәтергә мөмкинлек булачак, – диде ул. 

Келәмдәге көрәшне Фәрит Салихов һәм Әбри Хәбриев алып барачак. Мәдәни өлешен Айзилә Батырханова алып барачак. “Манзара” премиясе 20 гыйнвар “Пирамида” күңел ачу комплексында 14:00да башланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading