16+

Көрәшергәме, көрәшмәскәме?

“Сабантуй” газетасы призларына 13-14 яшьлек малайлар арасындагы көрәш буенча Татарстан беренчелеге алдыннан әнә шундый сорау туды көрәш җәмәгатьчелегендә.

Көрәшергәме, көрәшмәскәме?

“Сабантуй” газетасы призларына 13-14 яшьлек малайлар арасындагы көрәш буенча Татарстан беренчелеге алдыннан әнә шундый сорау туды көрәш җәмәгатьчелегендә.

Сәбәбе, әлбәттә, һава торышлары белән бәйле иде. Чәршәмбе көнне бөтен республиканы биләп алган буран олы юлга чыгу, Казанга килү мәсьәләсен кабыргасы белән китереп куйды. Аерым районнардагы көрәш тренерлары балаларны юлга чыгармыйлар, рөхсәт юк дип белдерделәр. Кайберәүләр барыбер чыгабыз, диделәр. Икенче берәүләр сөйләшүләрне дәшми генә күзәтеп торды, көчле командалар килмәсә, бәлки аларның егетләренә җиңү мөмкинлеге туар дип өметләнде. Татарстанның көрәш федерациясе исә пәнҗешәмбе һава торышы ярарлык булачак, ярышлар да узачак дип белдерде.

Пәнҗешәмбе көнне буран булмады чыннан да. Бар да нормальләште кебек. Көчле командалар килгән. Сүз балалар, яшьләр белән чынлап та ныклап эшләүче төбәкләр турында бара. Алай гына түгел, хәтта көрәш бик үк популяр булмаган, әмма соңгы араларда җиң сызганып милли көрәшебезгә тотынган Ютазы, Баулы, Чистай командалары да килгән. Алай гына түгел, хәтта без килмибез дип әйтүчеләрнең дә егетләре килгән булып чыкты.

Әмма ярышларның беренче көнендә Татарстанга тагын буран килеп җитте. Монысы инде тегесеннән дә катырак һәм саллырак булды. Шөкер, кич белән көрәш федерациясе һәм спорт министрлыгы карары белән, шимбә көнне ярышлардан соң аларга тору урыннары билгеләнде, чыгымнарны федерация үз өстенә алды. Бар да тыныч кебек. Шулай да. Көрәш федерациясенә һәм спорт министрлыгына нәкъ бу очракта ярышларны башка вакытка күчерү кирәк булгандыр. “Мондый һава торышында яхшы хуҗа этен дә урамга чыгармый” дигән әйтем бар. Ә монда сүз балалар турында бара. 17-18 яшьлек егетләр дә түгел, ә нәкъ менә балалар турында. Казанга кадәр Актаныштан, Ютазыдан, Баулы һәм Азнакайлардан балаларын чыгарып җибәргән әти-әниләр, әлбәтт, ут йотып яшиләрдер бу көннәрдә. Юллардан да төрле хәвефле хәбәрләр килеп тора, югыйсә. Бу очракта бөтен җаваплылыкны үз өсләренә алып юлга чыккан тренерларга мәдхия укыйсы гына кала. Аларның әле шушы балаларны исән-сау авылларга-районнарга алып кайтасы, әти-әниләренә тапшырасы бар.
Шунысын да истә тотарга кирәк: ярышларны күчерү – ул нормаль күренеш. Бу көннәрдә ил буенча да төрле бәйгеләр, хәтта кышкы спорт төрләре буенча ярышлар да башка көннәргә күчерелде. Аэропортлар эшләмәү сәбәпле, хоккей матчлары да күчерелде әнә.

Ә ярышларга килгәндә... Егетләр молодцы! Әзерлекләре шәп, матур көрәшәләр. Шатланалар, елыйлар. Әйе, күзләреннән яшь килгән егетләр дә бар. Алар, һичшиксез, алдагы бәйгеләргә ныграк әзерләнәчәк, көчлерәк булырга омтылачак. Араларында инде Татарстан беренчелеген дә, Россия беренчелеген дә откан егетләр бар. Шундыйларның берсе – Кукмарадан Самат Кәримуллин. Остазы, танылган көрәшче, Татарстан, Россия, дөнья чемпионы Илсур Гыймадетдинов. Афәрин, егетләр.

Бу ярышларда шунысы күзгә ташланды: төрле елларда Татарстан, ил чемпионнары булып танылган батырларыбызның малайлары үсеп җитеп, көрәштәге тәүге рәсми бәйгеләргә йөри башлаган икән. Нургалиевлар, Загриевлар, Хәйретдиновлар, Гозәеровлар, Гыйниятуллиннар, Шәмсиевлар һәм башкаларда көрәшчеләр, батырлар нәселе дәвам итә икән әле, шөкер. Әнә, данлыклы көрәшчебез, Универсиада чемпионы Илдар Гыйниятуллинның улы Илдан финалда соңгы секундта гына бик тә көчле Кукмара егете Юсуф Ибраһимовка оттырды. Илданның әнисе дә – билбаулы көрәш буенча күп тапкыр дөнья чемпионы Екатерина да улларының көрәшен карарга йөри икән хәзер. Әлбәттә, бу балалар, бу егетләр киләчәктә Татарстан чемпионы да булырлар, зуррак дәрәҗәләргә дә ирешерләр дигән өметтә калабыз. Көрәшмәскә дигән уй башларына килеп тә карамасын иде...

Шәхси беренчелектә җиңүчеләр:
36 кг.:
1. Илдан Хәбибов (Азнакай)
2. Рияз Сөнгатуллин (Питрәч)
3. Аяз Фәйзрахманов һәм Ислам Гайфетдинов (Алабуга)

40 кг.:
1.    Нурсәет Харисов (Чаллы)
2.    Лимар Шакирҗанов (Актаныш)
3.    Мәүлед Ибәтуллин (Кукмара) һәм Ильяр Мөхәммәтшин (Әтнә)

45 кг.: 
1.    Ильяс Искәндәров (Арча)
2.    Данияр Габдрахманов (Кукмара)
3.    Ильяс Галиев (Балтач) һәм Рамазан Галимов (Яңа Савин)

50 кг.:
1.    Юсуф Ибраһимов (Кукмара)
2.    Илдан Гыйниятуллин (Теләче)
3.    Илья Горбунов (Чаллы) һәм Айзат Газимов (Баулы)

55 кг.:
1.    Билал Галимов (Алабуга)
2.    Инсаф Әхмәдуллин (Саба)
3.    Адель Азизов (Яңа Савин) һәм Эмиль Ясовеев (Яңа Савин)

60 кг.:
1.    Самат Кәримуллин (Кукмара)
2.    Рәмис Сәйфуллин (Әлмәт)
3.    Мөхәммәт Гыйбадуллин (Балтач) һәм Алмаз Хәйретдинов (Балтач)

65 кг.:
1.    Азамат Газымов (Баулы)
2.    Әлмир Гатауллин (Биектау)
3.    Тимур Ибраһимов (Яңа Савин) һәм Самр Равзутдинов (Чаллы)

70 кг.: 
1.    Фәнис Фәсхетдинов (Арча)
2.    Раяз Нәбиев (Балтач)
3.    Ранель Вафин (Казан Зилант) һәм Илназ Закиров (Яңа Савин)

75 кг.:
1.    Ислам Купкенов (Яңа Савин)
2.    Илназ Хәбибуллин (Казан Зилант)
3.    Данияр Нигъмәтҗанов (Теләче) һәм Данил Мөхәммәдиев (Чаллы)

Командалар беренчелеге:
1)    Кукмара, 2) Балтач, 3) Яңа Савин, 4) Саба, 5) Чаллы (Комсомол районы), 6) Арча, 7) Теләче, 8) Алабуга, 9) Актаныш, 10) Азнакай, 11) Казан Зилант, 12) Әлмәт, 13) Яңа Савин-2, 14) Әтнә, 15) Баулы, 16) Лаеш, 17) Биектау, 18) Питрәч, 19) Чистай, 20) Алабуга-2, 21) Нурлат, 22) Ютазы, 23) Балтач-2, 24) Яңа Савин-3, 25) Яшел Үзән, 26) Казан Зилант, 27) Чаллы (Автозавод районы), 28) Совет, 29) Арча-2, 30) Актаныш-2, 31) Кайбыч, 32) Азнакай-2, 33) Балык Бистәсе, 34) Әлмәт-2.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу ярышларны гадел дияргә буламы???Автобуслар хәрәкәтен туктаттылар бит.Дистәләгән район бара алмады.Шул исәптән Минзәлә районы да! Команда егетләрен, юлга чыга алмагач, өйләренә таралдылар. Тренер Рәмзил Бәдриев - стресста..Бәлки призларда булмаслар да иде. Команда бар иде..Их сез...Федерациягә тәкъдим: шул яшьләр арасында тагын бер турнир үткәрергә!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дорес, хава торышы начар булганда, ярышларны кучерэсе иде, 40 градус салкында куптэн тугел шулай бадминтон ярышы уздырдылар, машиналары сунсэ шунда, балалар турында уйламыйлар, уткэрдекме- уткэрдек!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бу көрәш бәйгесе әлбәттә ярышка килә алмаган егетләр өчен гомерлек яра булып калды. Дәүләт күләмендә барлык федераль трассаларны япкан чакта, федерация көрәшне күчерә ала иде, югыйсә бит без-булдырабыз... Бу балалар ОГЭ да, ЕГЭ да бирми, май аенда уза иде "Яшь ленинчы", "Сабантуй" призлары, шулай ясарга тәкъдим киләчәктә.

        Мөһим

        loading