16+

Корбан Бердыев: «Футболчылар киенү бүлмәсенә кереп еладылар»

Казанның «Рубин» футбол клубы Томскиның «Томь» клубына 1:2 исәбе белән оттырды. Бу хаксызга җиңелү судьялар намусында.

Корбан Бердыев: «Футболчылар киенү бүлмәсенә кереп еладылар»

Казанның «Рубин» футбол клубы Томскиның «Томь» клубына 1:2 исәбе белән оттырды. Бу хаксызга җиңелү судьялар намусында.

«Рубин» футбол клубының баш тренеры Корбан Бердыев матчтан соң узган матбугат конференциясендә Казан клубының агымдагы сезондагы беренче җиңелүенә аңлатма бирде. «Футболчылар, судьяның чамадан тыш кылануына да карамастан, ахырга кадәр көрәштеләр. Егетләр начар уйнамады. Узган елгы сезонда да пенальти «Рубин» файдасына билгеләнмәгән иде, быел да нәкъ шул нәрсә кабатлана. «Рубин» кемгәдер комачаулый, күрәсең. Мәскәүнеке булмаган клубларны Европада уйнатырга теләмиләр. Бу чамадан тыш кылану, моны башкача атап булмый. Егетләр кызганыч, «Рубин» клубының чит илдән килгән уенчылары берни аңлый алмыйлар, бу оятсызлыктан киенү бүлмәсенә кереп еладылар», - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading