16+

Көрәш буенча дөнья чемпионаты җиңүчеләре (тулы исемлек)

24 июньдә Саба районында көрәш буенча Дөнья чемпионаты узды. Чемпионатта 260 көрәшче катнашты. Беренче әйләнешләр «Саба-Арена»да үткәрелде. Финал очрашулары Миңгәр авылының Сабантуй урынында үткәрелде. Ир-атлар арасында ун үлчәү авырлыгының барысында да Татарстан көрәшчеләре чемпион калды.

Көрәш буенча дөнья чемпионаты җиңүчеләре (тулы исемлек)

24 июньдә Саба районында көрәш буенча Дөнья чемпионаты узды. Чемпионатта 260 көрәшче катнашты. Беренче әйләнешләр «Саба-Арена»да үткәрелде. Финал очрашулары Миңгәр авылының Сабантуй урынында үткәрелде. Ир-атлар арасында ун үлчәү авырлыгының барысында да Татарстан көрәшчеләре чемпион калды.

60 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Илфат Миңнегалиев (Россия, Татарстан)
2 урын – Ариз Гусейнов (Азәрбәйҗан)
3 урын – Рим Йосыпов (Россия), Давлатер Абдулхакимов (Таҗикстан)

65 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Алмаз Миңнехуҗин (Россия, Татарстан)
2 урын – Диербек Сайдуллаев (Үзбәкстан)
3 урын – Алексей Крайнов (Россия), Абдунами Суфиев (Таҗикстан)

70 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Ислам Фәләхов (Россия)
2 урын – Нихад Рзаев (Азәрбәйҗан)
3 урын – Мөхәммәдсалмон Курбонов (Таҗикстан), Денис Николаев (Россия)

75 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Динар Кәримуллин (Россия, Татарстан)
2 урын – Нусрат Йулдашев (Үзбәкстан)
3 урын – Курбонали Охунов (Таҗикстан), Новруз Кокалыев (Төркмәнстан)

80 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Эмиль Мавлин (Россия, Татарстан)
2 урын – Рахмет Галиев (Казахстан)
3 урын – Абдилмалик уулу Жолболду (Кыргызстан), Абдыкапар уулу Доолотбек (Кыргызстан)

85 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Ренас Кәлимуллин (Россия, Татарстан)
2 урын – Муктарбек Мумарбеков (Кыргызстан)
3 урын – Ренат Шәйхетдинов (Россия, Татарстан), Илес Ахмадов (Үзбәкстан)

90 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Раил Сәлахетдинов (Россия, Татарстан)
2 урын – Абдрахман Кункубаев (Казахстан)

100 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Булат Мусин (Россия, Татарстан)
2 урын – Зайлобиддин Артиков (Үзбәкстан)
3 урын – Илдар Моратов (Россия, Татарстан), Марат Шахмаев (Үзбәкстан)

130 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Радик Сәлахов (Россия, Татарстан)
2 урын – Тәлгать Жиентаев (Казахстан)
3 урын – Айрат Фәтхуллин (Россия, Татарстан), Фирдәвес Фәйзуллоев (Таҗикстан)

130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:
1 урын – Ранис Гыйләҗетдинов (Россия, Татарстан)
2 урын – Җамал Фәйзиев (Азәрбәйҗан)

Дөнья чемпионаты баш батыры исеменә Радик Сәлахов лаек булган. Аңа автомобиль тапшырдылар.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading