Сабада көрәш буенча дөнья чемпионаты узды. Беренчел ярышлар "Саба-Арена"да үтсә, финал бәйгеләре Миңгәрдә узды. Турнирда сигез татарстанлы чемпион исемен яулады.
Җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез:
60 кг үлчәү авырлыгы — Нургалиев Раббани (Россия, Татарстан)
65 кг үлчәү авырлыгы — Закиров Илнар (Россия, Татарстан))
70 кг үлчәү авырлыгы — Кәримуллин Динар (Россия, Татарстан)
75 кг үлчәү авырлыгы — Синякаев Рамил (Россия, Татарстан)
80 кг үлчәү авырлыгы — Кәлимуллин Ренас (Россия, Татарстан)
85 кг үлчәү авырлыгы — Садаров Ринас (Россия, Чувашия)
90 кг үлчәү авырлыгы — Галимов Илнар (Россия, Татарстан)
100 кг үлчәү авырлыгы — Нургалиев Раил (Россия, Татарстан)
130 кг үлчәү авырлыгы — Галләмов Муса (Россия, Татарстан)
130 кг нан югары үлчәү авырлыгы — Фейзиев Джемаль (Әзербайҗан)
Россия көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов Сергей Павлик белән Джемал Фейзиевның алышын иң матуры дип атады һәм чемпионга «Лада Гранта» машинасының ачкычларын тапшырды. Шул рәвешле, җиңелмәс кебек тоелган Павлик та җиңелә икән. Узган атнада гына ул федераль Сабантуйда Раил Нургалиевка да җиңелде.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар