— Әни, гомерең бетәсе икән, кайда да бетә ул. Син Коръән укыйсың, моны үзең дә беләсең, — ди.
Улы ике тапкыр яраланган, госпитальләрдә дәваланган. Яшьлегендә биергә яратканлыктан, үзенә «Танцор» дигән позывной алган. Махсус хәрби операция зонасының иң авыр юнәлешләрендә хезмәт иткән. Баштарак мотоукчылар бүлегендә булса, соңрак штурмчы буларак күчерелгән. Әнисенә үзенең авырлыкларын сиздермәскә тырышкан.
— Елыйсың икән, миңа күрсәтмә. Башка сиңа берни дә сөйләмим, — дия иде ул, — дип күз яшьләрен тыя алмыйча сөйли ана.
2025 елның 27 маенда алар соңгы тапкыр видеоэлемтә аша сөйләшкәннәр. Илнур Курск юнәлешенә керәчәкләрен әйткән.
— Чыккач, хәбәр итәрмен, — дигән ул.
Ләкин бу сүзләрдән соң көтелгән хәбәр килмәгән. Фәүзия апа улының кайда һәлак булганын белә. Бу — Курск өлкәсендәге Суджа шәһәре тирәсе. Әмма анда барып, улының каберен күрү мөмкинлеге юк.
— Хәзерге иң зур теләгем — улымның җәсәден алып кайтып, әтиләре һәм абыйсы янына җирләү. Кабере булса, барып дога укыр идем. Аның белән сөйләшер урын булыр иде. Ана өчен бу да зур бәхет бит, — ди ул.
Кайчак Илнур әнисенең төшенә керә.
— Сирәк була ул. Кергәндә дә елмаеп керә. Шул чакта күңелем тынычланып кала, — ди Фәүзия апа.
Игелек аның яшәү көче
Фәүзия апаның көне дә хәрәкәттә үтә. Ул лаеклы ялда булса да, эшләвен дәвам итә. Хатын-кызлар киеме бүлегендә сатучы булып хезмәт куя. Җырларга, шигырьләр сөйләргә ярата. Яшь чагында мәҗлесләр дә алып барган. Дингә дә ул үз юлы белән килгән.
— Коръән аятьләрен, намаз укырга үзлегемнән өйрәндем. Белгәннәремне кешеләр белән бүлешергә тырышам. Дин китапларын бүләк итәргә яратам, — ди ул.
Комментарийлар