16+

Көрәш буенча Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак көрәшчеләр ачыкланды

5-7 декабрь көннәрендә Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узачак. Татарстан җыелма командасы данын яклаячак тагын дүрт көрәшче билгеле булды.

Көрәш буенча Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак көрәшчеләр ачыкланды

5-7 декабрь көннәрендә Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узачак. Татарстан җыелма командасы данын яклаячак тагын дүрт көрәшче билгеле булды.

Хәбәр иткәнебезчә, Россия чемпионатында Татарстан данын узган ел республика чемпионатында һәм быел Муса Җәлил турнирында җиңү яулаган көрәшчеләр яклаячак. Ике ярышта да җиңү яулаган көрәшчеләр бар иде, шуңа аларның Татарстан җыелмасына эләгүләре шик уятмады. Ә менә дүрт авырлыкта исә төрле көрәшчеләр җиңү яулаган, шуңа күрә әле үлчәүләрдә "прикидка" ясарга булдылар.

"Ак Барс" Көрәш сарае залында узган әлеге кечкенә генә турнир да зур кызыксыну уятты. Чыннан да, көрәш сагындырган. Таныш егетләрне, тренерларны күрү дә күңелле булды. Көрәшчеләрнең дә көчлеләре, теләсә кайсы ярышта республика данын якларлыклары җыелган.

Беренче булып келәмгә Татарстан чемпионы Раббани Нургалиев белән Муса Җәлил турниры җиңүчесе Ришат Исхаков чыкты. Киеренке көрәштә Раббани ышанычлы җиңү яулады.

Искәндәр Мортазин белән Илнар Закиров арасындагы көрәш киеренке булыр дип уйланылса да, Илнар шактый җиңел отып чыкты кебек.

Аннан соң келәмгә ике Әлмәт егете - Рамил Синәкәев белән Марат Кәримов чыкты. Башта Марат алда барса, аннан өстенлек Рамилгә күчте һәм ул Россия чемпионатында Татарстан данын яклау хокукына ия булды.

Нәфис Галиев белән Ранис Галимуллин көрәшендә дә өстенлек баштарак Кукмара егете файдасына иде. Ләкин алышның икенче яртысында Ранис өстенлекне тулысынча үз кулына алып, җиңү яулады. Нәфиснең тренерлары шәкертенең 90 к.га кадәр авырлык җыюын, шушы үлчәүгә эләгү өчен шактый тир түгәргә туры килүен искәртте. Көрәшсез ярты елда, чыннан да, әллә нинди авырлыклар җыярга мөмкиндер ул.

...Ә көрәш сагындырылган!

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading