16+

Көрәш китте бер-бер артлы. Муса Җәлил булырмы?

Көрәшчеләргә, тренерларга, хөкемдарларга Аллаһ ярдәм бирсен: дүрт атна рәттән Казанда көрәш бәйгеләре узачак.

Көрәш китте бер-бер артлы. Муса Җәлил булырмы?

Көрәшчеләргә, тренерларга, хөкемдарларга Аллаһ ярдәм бирсен: дүрт атна рәттән Казанда көрәш бәйгеләре узачак.

Дөресрәге, берсе инде узды. Үткән атнада 17-18 яшьлек егетләр "Татарстан яшьләре" газетасы призлары өчен бил алышты. Бу атнада исә, җомга-шимбә көннәрендә "Ак Барс" Көрәш сараенда 13-14 яшьлекләр егетләр арасында "Сабантуй" журналы һәм 15-16 яшьлек егетләр арасында "Ялкын" журналы призларына республика беренчелеге үтәчәк. Икесе дә бер үк көннәрдә, икесе дә бер үк залда. Татарстанның көрәш федерациясеннән әйтүләренчә, Көрәш сараенда дүрт келәм кую каралган. Ике баш хөкемдар да эшләяәчк. 13-14 яшьлекләрнең "башлыгы" Ленар Биктимеров булса, зуррак егетләрнең баш хөкемдары итеп Әүхәт Мөхәммәдиев билгеләнгән. Шунысы да бар, бу өч категориядә җиңү яулаган егетләр инде бер атнада Россия беренчелегендә катнашачак. Анысы 11-13 мартларга билгеләнгән.

"Ватаным Татарстан" газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә турнир исә 18-19 март көннәренә билгеләнгән. Көрәшчеләр Казанга 17 мартта килеп үлчәнергә тиеш булачак. Турнир шулай ук "Ак Барс" Көрәш сараенда узачак. Баш хөкемдар итеп Фәрит Шәйхетдинов билгеләнгән.

Дөньялар тыныч булсын да, авырулар янә котырмасын иде...

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading