16+

Көрәш сезонын байларча ачтылар

Беренче ярышларыбызга көтелгәннән дә күбрәк көрәшче килүе йөрәкләребезгә сары май булып ятты инде. 12 үлчәү авырлыгында 1- 4 урыннарны яулаучылар сөенә-сөенә дәрәҗәле медальләрен муеннарына асып, акчалата бүләкләр алып, ике тапкыр бушка тукланып өйләренә таралыштылар. Ярышларга өлеше кергән барлык кешегә истәлек бүләкләре дә тапшырылды хәтта.

Көрәш сезонын байларча ачтылар

Беренче ярышларыбызга көтелгәннән дә күбрәк көрәшче килүе йөрәкләребезгә сары май булып ятты инде. 12 үлчәү авырлыгында 1- 4 урыннарны яулаучылар сөенә-сөенә дәрәҗәле медальләрен муеннарына асып, акчалата бүләкләр алып, ике тапкыр бушка тукланып өйләренә таралыштылар. Ярышларга өлеше кергән барлык кешегә истәлек бүләкләре дә тапшырылды хәтта.

Безнең спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинның бик яратып әйтә торган сүзе бар: “Бар ярышларыбызның зур югарылыкта узуы иганәчеләребезнең хәзерге халәтеннән тора”. Чыннан да шулай, алар бай булса, ярышларыбыз да байларча уза.

Гадәттә, традицияләребезгә тугры калып, без татар көрәше сезонын Арбор җирлегендә башлап җибәрәбез. Данлыклы авыл – районыбызга гына түгел, республикабызга танылган атказанган спорт осталары – бертуган Айдар һәм Ринат Хәйретдиновларны биргән җирлек. Быел исә “Арбор” җәмгыяте өчен дә зур шатлыклы, бай ел булды. Республикабызда иң югары уңыш алган хуҗалыклар исәбенә керде ул. Шуңа да ярышыбыз да матур итеп үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте. 

Ярышыбыз шушы җирлекнең халык уеннары ансамбле чыгышы белән башланып китте.Татар моңннарын барыбызның да күңеленә үтеп керерлек башкарды алар. Ул арада җәмгыять җитәкчесе Хәмит Баязитов ярышларны ачык дип белдереп, җәмгыятьнең ел да иң югары күрсәткечләргә ирешкән яшь көрәшчеләргә бирелә торган велосипедның быелгы хуҗасы Гарипов Кәримне келәмгә чакырды. Зал көчле алкышларга күмелде.

Менә бит нинди караш бездә татар көрәшенә. Ничек тырышмыйсын инде шундый бүләк өчен. Шуңа да Арбор малайлары бил бирмиләр инде ярышларыбызда. Быелгы 2004 елда һәм аннан соңгы елларда туган 18 мәктәптән җыелган 84 көрәшче арасында 7 егетләре призлы урынны яуладылар. Аллаһка шөкер, матур узды бәйге. Беренче ярышларыбызга көтелгәннән дә күбрәк көрәшче килүе йөрәкләребезгә сары май булып ятты инде. 12 үлчәү авырлыгында 1- 4 урыннарны яулаучылар сөенә-сөенә дәрәҗәле медальләрен муеннарына асып, акчалата бүләкләр алып, ике тапкыр бушка тукланып өйләренә таралыштылар. Ярышларга өлеше кергән барлык кешегә истәлек бүләкләре дә тапшырылды хәтта. Әхәт Әскәров исә икеләтә шатлыклы мизгелләр кичерде - Ислам Галимовның махсус бүләгенә дә лаек булды ул. 

Инде чемпионнарыбыз һәм призерларыбыз белән танышып узыйк.
35 кг.да - Ильяс Галиев /Яңгул/, Рүзәл Галимуллин /Смәел/, Рәсүл Шәйхиев /Арбор /, Билал Галимуллин /Бөрбаш/.
40 кг. Әхәт Әскәров /Арбор/, Әдел Морадыймов /Бөрбаш/, Илназ Гарифуллин /Нөнәгәр/, Данияр Мәннәпов /Салавыч/.
45 кг. Кәрим Гарифуллин /Норма/, Фәриз Гөиәров /Нөнәгәр/, Айнур Рәхимов /Чепья/, Ирек Гайнетдинов /Карадуган/.
50 кг. Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел/, Кәрим Фазылҗанов /Норма/, Сәйдәш Мостафин /Арбор/, Җәлил Сәйфетдинов /Бөрбаш/.
55 кг. Ленар Әүхәдиев /Бөрбаш/, Рүзәл Гайфетдинов /Пыжмара/, Кәрим Гарипов /Арбор/, Сәид Кочанкин /Яңгул/.
60 кг. Ислам Бурашов /Нөнәгәр/, Газинур Гарипов /Смәел/, Айнур Гарифуллин /Норма/, Раиф Мөбәрәкшин /Салавыч/.
65 кг. Әлфис Галимов /Бөрбаш/, Аяз Хәйретдинов /Балтач/, Айзат Апанов, Айназ Низаметдинов /икесе дә Салавычтан/. 
70 кг. Рәнис Зарипов /гимназия/, Кәрим Хадиев /Балтач/, Фидан Гарифуллин /Норма/, Данил Емелин /Смәел/. 
75 кг. Хәсән Әсхәдуллин /Яңгул/, Азат Гыйльметдинов, Алмаз Шәрифуллин /икесе дә Смәелдән/, Фәнил Закиров /Норма/.
80 кг. Бәхтияр Гарифуллин /Бөрбаш/, Сөләйман Галимуллин /гимназия/, Ильяс Шакиров /Арбор/.
90 кг. Рөстәм Хәбибрахманов /Яңгул/, Раушан Галиев /Шеңшенәр/, Ринат һәм Рияз Заһидуллиннар /икесе дә Салавычтан/.
100 кг. Кәрим Низамов /Арбор/, Рамир Идиятуллин /Салавыч/, Әмир Йосыпов /Нөнәгәр/.

Нурзада Сәмигуллин.Балтач.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading