16+

"Көрәшчеләр көрәшә генә. Нинди бүләк булса да көрәшәбез..."

Сабантуйда артистлар чыгышларын карап, баллы мамык ашап, көрәшне карарга җитешмәгәннәргә ярдәмгә киләбез. Көрәш белән кызыксынмаган кеше өчен дә, батырларның кайда, нәрсә отканы кызык бит.

"Көрәшчеләр көрәшә генә. Нинди бүләк булса да көрәшәбез..."

Сабантуйда артистлар чыгышларын карап, баллы мамык ашап, көрәшне карарга җитешмәгәннәргә ярдәмгә киләбез. Көрәш белән кызыксынмаган кеше өчен дә, батырларның кайда, нәрсә отканы кызык бит.

Республикабызның иң көчле батырларыннан уңышларын белештек.
Раил Нургалиев Әстерхан, Теләче һәм Чаллы Сабан туйлары келәмнәрендә генә бил алышты. “Көрәшәселәр алда әле – Сабан туйларының 100 процентның кырыгы гына бетте”, – диде ул. Әстерханда Раил – машина, ә Теләчедә батыр калып 100 мең сум откан. Чаллыда аз гына өстенлек белән оттырган. Хәзер Раил Нургалиев Казан Сабан туена әзерләнә. Анда төп бүләк – квадроцикл. Квадроцикл машина түгел инде. “Биргән әйбергә шөкер итергә кирәк, анысы булгач та рәхмәт!” – диде Раил.

Әстерханда машинаның “койрыгын” чак кына эләктерергә җитешмәгән Муса Галләмов башка Сабантуйларда бер дә сынатмаган. 
– Унга якын Сабантуйда катнаштым. Дүртесендә батыр калдым, калганнарында призлы урыннар яуладым. Иң зур бүләк – Лаешта машина булды. Әле Сабан туйлар күп, – диде ул. 

– Муса, кайбер Сабан туйларында бүләккә тәкә урынына ат, машина урынына квадроцикл бирәләр. Моңа ничек карыйсыз? Ризамы?
– Кешеләр нинди бүләк куя шул була инде. Көрәшчеләр көрәшә генә. Нинди бүләк булса да көрәшәбез. Кечкенә авыл Сабан туйларында көрәшмим. Халыкка да ошап бетми, һәр авылның үз батыры булырга тиеш. Дәрәҗәле батырлар җыелган җирдә, үзеңә тиң көндәш белән сынашасы килә.

Эльдар Хәмитов башлыча үз авырлыгында гына көрәшкән. Баш батыр өчен төп бүләккә ярышка кайбер келәмнәрдә аны кертмәгәннәр. Әстерханда, Алабугада һәм авылларда көрәшеп, үз авырлыгында җиңүләр яулаган. Эльдар Чаллыда баш батыр калып, үзебезнең шедевр – өр-яңа “Москвич”ны эләктерде. 
– Сабантуйларда бик йөрмәдем. Чаллы Сабан туена ныклап әзерләдем. Бөтен “ставка” шунда иде. Авыр булса да җиңәм, дип максат куйдым. Аллаһка Шөкер оттым. Барлык оештыручыларга рәхмәт. Хәзер иң мөһиме – Дөнья чемпионаты, – диде Эльдар.

Казахстанда узачак бу бәйгегә әзерлекне Булат Мусин да башлап җибәргән. 
– Күбрәк авыл Сабан туйларында чыгыш ясадым. Алда зур ярыш булгач, чамасын белеп кенә көрәштем. Киләсе атнадан ныклап әзерләнә башлыйм, - ди ул. 
Булатка Сабан туенда машина эләкмәсә дә, тимер атсыз калмаган. Саба районы Явлаштау авылында мотоцикллы булган. “Моңа кадәр, мотоцикл откан юк иде әле. Авылга алып кайтам”, – ди батыр. Булатны авылда мотоциклда элдерткәнен күрсәгез, шаккатмагыз. 

Әле алда берничә зур Сабан туе бар: 24 июнь – Казан, 1 июль – Кемерово, 8 июль – Түбән Новгород. Бүләксез калганнарга бәлкем, аларда бәхет елмаер. 
Кыскасы: көрәшчеләрнең берсе дә өлешсез калмаган. Бүләкләр дә, батырлар да булып кына торсын.

Рудия Габдуллина фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading