16+

Көрәшчеләрнең якын дусты вафат...

Күңелсез хәбәр. 63нче яшендә озак еллар дәвамында "Уңыш" физкультура-спорт оешмасын җитәкләгән танылган спорт эшлеклесе Видади Махмудов вафат булган.

Көрәшчеләрнең якын дусты вафат...

Күңелсез хәбәр. 63нче яшендә озак еллар дәвамында "Уңыш" физкультура-спорт оешмасын җитәкләгән танылган спорт эшлеклесе Видади Махмудов вафат булган.

Бу хакта "Шәһри Казан"га Татарстан Республикасы көрәш федерациясеннән хәбәр иттеләр. Өч атналап Видади Гумбатович замана чире белән хастаханәдә яткан. Мәрхүм белән хушлашу дүшәмбе көнне көндезге 11 сәгатьтә 7нче шәһәр хастаханәсенең моргында узачак.

Билгеле булганча, "Уңыш"  физкультура-спорт оешмасы авыл җирлегендә шушы юнәлештә эш алып бара иде. Коллегалар билгеләп узганча, Видади Махмудов Татарстанда бик популяр булган "Авыл яшьләре" спорт уеннарын оештыручыларның берсе. Шулай ук озак еллар дәвамында көрәш буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына үтә торган ярышлар да турыдан-туры әле оешма, шәхсән Видади Махмудов тырышлыгы белән оештырылып килде. 

Мәрхүмнең туганнарының, танышларының, коллегаларының кайгысын уртаклашабыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading