Шәһри Казан

Кубок тагын безнеке!

УНИКС кубок өчен көрәшүче команда статусын шушы көннәрдә янә бер кат раслады. Казан баскетболчылары, финал сериясенең ике матчында да «Локомотив-Кубань»ны җиңеп, үз тарихында өченче тапкыр Россия кубогын яулады. Ә безнең Эндрю Гаудлак турнирның иң нәтиҗәле уенчысы дип табылды.

Реклама

Бу УНИКСның Россия кубогы ярышларында тугызынчы тапкыр катнашуы иде. Шушы вакыт эчендә аның беренче өчлектән дә түбәнрәк урын алганы булмады. 2004, 2006, 2008 елларда Россия кубогы ярышларын безнең баскетболчылар өченче урында, 2004, 2007, 2010 елларда икенче урында тәмамлады. 2003, 2009 һәм 2014 еллардагы турнир УНИКСның триумфы белән тәмамланды.
Быелгы җиңү башкарак шартларда яулануы белән дә әһәмиятле. Моңа кадәр Россия кубогы иясе «Дүртлек финалы» форматында ачыклана иде. Быелгысында һәр стадиянең җиңүчесе үз мәйданы һәм кунакта уздырган ике уенда тупланган очколар суммасы буенча билгеләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: