16+

Кукмара Айвар Билаловлы булды

Кукмара җыелма командасы составында көрәшүче Фарис Билаловның өченче малае туды.

Кукмара Айвар Билаловлы булды

Кукмара җыелма командасы составында көрәшүче Фарис Билаловның өченче малае туды.

Улына ул Айвар дип исем биргән. "85 кг. авырлыкта көрәшкән вакытта Әлмәт көрәшчесе Айвар Билалов белән күп тапкырлар келәмдә очрашырга туры килде.  Көрәшүе ошый иде, холкы да тыныч, фамилияләр бер төрле.  Улым туса, Айвар кушыр идем, дидем шул вакытта. Ике улым да көрәшне бик яраталар, көрәшчеләрне исемләп беләләр.

Сабантуенда мәйдан уртасыннан чыкмыйлар, әниләре белән чирәмгә утырып көрәш карыйлар. Үзләренең кумирлары да бар. Үскәч Булат Мусин кебек көрәшче булабыз, диләр", дип сөйләде Фарис.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading