16+

Лаеш шаккаттырды. Җитәкчеләр – юк...

Командаң булса, була. Булмаса, зур нәтиҗәләргә ирешү турында уйлама да. Бер-береңә терәк булып эшли белсәң, янәшәңдегәләргә үзеңә ышанган кебек ышансаң, уңыш гарантияләнә. Әлеге канун тормышның барлык өлкәләренә дә хас: сәясәттә, бизнеста, мәдәнияттә... Спорт турында әйтеп тә торырга кирәкмидер.

Лаеш шаккаттырды. Җитәкчеләр – юк...

Командаң булса, була. Булмаса, зур нәтиҗәләргә ирешү турында уйлама да. Бер-береңә терәк булып эшли белсәң, янәшәңдегәләргә үзеңә ышанган кебек ышансаң, уңыш гарантияләнә. Әлеге канун тормышның барлык өлкәләренә дә хас: сәясәттә, бизнеста, мәдәнияттә... Спорт турында әйтеп тә торырга кирәкмидер.

Лаеш районының Комлы Кәвәл авылында Казан медик-инструменталь заводы призларына узган көрәш ярышларын тамаша кылып кайткач, моңа тагын бер тапкыр инандым.

Моннан берничә атна элек Казанда көрәш буенча Татарстан чемпионаты узды. Лаеш командасы анда, җиңүчеләрдән бик азга гына калышып, икенче урынны яулады. Шаккаттырды дип әйтергә дә мөмкин. Дөрес, узган ел, бигрәк тә быел биредә көрәшкә мөнәсәбәтнең уңай якка үзгәрүен дә, районга шактый гына көчле көрәшчеләрнең килүен дә күреп-белеп тордык. Шулай ук биредә Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров та булып, сокланып кайткан иде. Ә бит районны һич кенә дә татар районы дип әйтеп булмый. Казанга якын ук урнашканга күрә, башкалага якын авыл-бистәләрне дә хәтта урыслашкан, һичьюгы, шәһәрләшкән авыл-бистәләр дип әйтү дөресрәк булыр. Бу хакта район башлыгы Илдус Фатыйх улы Зарипов белән дә сөйләшеп алдык: “Теләчедә – көрәш, Лаешта – көрәш. Нигә сезгә нәкъ менә көрәш кирәк?”

- Көрәш миңа гына кирәк түгел. Ул барыбызга да, бигрәк тә яшьләргә, балаларга кирәк Тормыш – үзе көрәш. Ә без балаларны тормыш итәргә, яшәргә өйрәтергә тиешбез. Яшәвебез җиңеләйде, физик эшләр кимеп бара, физик нагрузкалар юк дәрәҗәсендә. Көрәш ул – характер дигән сүз дә. Җиңүгә омтылыш, авырлыклар булганда, туктап калмау кебек сыйфатларны тәрбияләүнең бер чарасы. Үзен җиңеп келәмгә чыга икән, адәм баласы тормыштагы бер авырлыкны җиңә һәм алга таба да җиңәргә өйрәнә дигән сүз. Лаешта көрәш кенә түгел, башка спорт төрләре дә популяр, әйтик, бокс, самбо, грек-рим көрәше, тимераякта шуу үзәкләре бар. Футбол, хоккей корылмалары да булдырылды. Көрәшкә килгәндә, районда 43% татар яши икән, әлбәттә, көрәшебез һәм көрәшчеләребез булырга, көрәшебез үсәргә тиеш.

Мөмкинлектән файдаланып, кызыксындырган соравымны да бирәм: “Заманында Теләчедә бәкедә коенгансыз икән. Хәзер Чулман янәшәдә генә...”. “Коенам, ел әйләнәсендә, дигән җавап ишетәм.

Команда дигәннән...

Илдус Фатыйх улы үзе тирәсендә гел көрәшчеләрне туплый. Теләчедәге хезмәте буенча беләбез: команда ничә еллар дәвамында республика ярышларында лидерлыкны бирмәде. Тирә-юнендә көрәшчеләр булды. Җаваплы вазифаларга да көрәшчеләрне билгеләде. Янәшәсендә һәрчак Азат Нурмөхәммәтов булды. Шул ук линия Лаешта да дәвам итә. Әйе, үзенә ышанычлы егетләрне алар Лаешка да чакырдылар. Бөтенесе эшле булды. Әнә, Ранис Галимуллин бүгенге көрәш узган “Дуслык” спорт һәм ял үзәгендә җитәкче. Шамил Чевик шунда ук тренер. Муса Галләмов – бассейн җитәкчесе. Илназ Зарипов - районның спорт комитеты җитәкчесе. Башкалар да тыныч кына Лаешка күчеп, тыныч кына эшли башладылар. Бу тынычлык – әлегә буран алдыннан бер тынлыкны хәтерләтә. Бураны да булыр әле. Шулар белән берлектә, көрәш дөньясында иң оста менеджерларның берсе Ремис Ильгамов та хезмәт куя. Лаешта инде ул – шактый еллар эшләп, көрәш дөньясында шәп нәтиҗәләр күрсәтеп килгән шул ук көрәшчеләрнең берсе.

Әйләнеп кайта ул...

Бу юлы көрәш бәйгесе, әйткәнемчә, Казан медик-инструменталь заводы призларына узды. Шәп узды. Балалар һәм яшүсмерләр арасында. Нәкъ зур спорттагы кебек: шатлыктан елаулар да, оттырудан күз яшьләре дә, җәрәхәтләр дә, Алмаз Рәхимов, Нәзир Сабиров кебек мәдәният дөньясында дан казанган сәнгать әһелләре белән дә, дәрәҗәле кунаклар, бүләкләр-премияләр белән дә. Бүләк дигәннән, Лаешны үз ягы дип кабул итүче Ильяс Халиков әнә Татарстан чемпионатында икенче урында калган командага тәкә бүләк итте. Шул ук районның теләсә нинди эшләрендә үз өлешен керткән, татар дөньясын шаулаткан Сабантуйлар уздыручы Илсур Дияров исә күптән түгел Дөнья Кубогында Азат Нурмөхәммәтов белән Руслан Газизуллинны әнә ничек бүләкләде...

КМИЗның җитәкчесе, республика, Россия медицина өлкәсендә дан казанган Нур Хәмзә улы Шакиров ярышларны карарга үзе килгән иде. Әйе, ярышларны уздырырга шактый күләмдә чыгымнар тотарга туры килгән оешмаларга.

- Кайдандыр чыгармыйча, кайдандыр алу турында уйлап та булмый. Минем – өченче буын коммунистлар гомерендә – нинди генә очраклар булмады. Менә бетәм, менә эшем таркала дигән бер мәлдә, Аллаһы Тәгалә һәрвакыт кайдандыр мөмкинлекләре китереп чыгарды. Шулай булып чыкты ки, КМИЗны без Лаеш районында булдырдык. Биредә яхшы күңелле, эшне ярата торган хезмәткәрләр таптык, 90лап кеше эшли оешмада. Беркем дә уйламаганда узган ел һәм быел безнең эшчәнлегебез бөтен илгә кирәк булды. Лаеш районында яшәүче кешеләр ярдәмендә беренче чиратта, - диде ул ШК хәбәрчесе белән сөйләшкән вакытта.

“Шушы җирлектә эшлибез икән, димәк, без биредә халыкның яшәү рәвешен тагын да яхшыртырга, төрле социаль проектларда катнашырга тиешбез”, дип йомгаклады сүзен Нур Шакиров.

Күрәбез, теләгәндә, көрәшне үстерә өчен мөмкинлекләрне табарга да, кулланырга мөмкин. Татарстан спорт министрының беренче урынбасары, Татарстанның Атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов та шул ук фикердә:

- Килешәм, районнарда күп нәрсә җитәкчелектән тора. Безнең көрәшчеләребез дә, көрәшергә теләгән егетләребез дә, яшьләребез дә җитәрлек. Кызганыч, бар да без дигәнчә генә булмый. Чишмә суыннан башка елга һәм күлләр барлыкка килми. Ә ул чишмә башы – эшне эш итәм дигән егетләр, авыл җирлекләре башлыклары, район спорт комитеты җитәкчеләре... Һәрбер авыл җирлеге башлыгы, үз авылын, төбәген яратучылар инде хәзер үк җирлектәге Сабан туенда кемнәр көрәшәчәге, өметле егетләрнең хыяллары, мәктәпләрдәге, районнардагы менә дигән шартлардан кемнәр файдаланачагы турында уйларга тиеш. Көрәш бит ул – халкыбызның тарихы, теле кебек бик кыйммәтле нәрсә. Шуны саклыйсы гына түгел, үстерәсе дә иде. Илдус Фатыйхович моны аңлый, үз командасының һәм аңа теләктәш булган иганәчеләрнең, хезмәттәшләренең бөтен мөмкинлекләрен куллана белә.

Янә шул "команда" дигән сүз...

Динар – Лаешта да беренче

Комлы Кәвәлдәге көрәш бәйгесенә килгәндә, биредә 11 командадан килгән 100дән артык көрәшче 15 үлчәү авырлыгында җиңүчеләрне ачыклады. Шәхси беренчелектә җиңү яулаган батырлар өчен акчалата бүләкләр, диплом һәм медальләр каралган иде. Командалар беренчелегендәге нәтиҗәләр исә район буенча чыгарылды. Беренче урында – Усад авылының яшь көрәшчеләре. Биредә тренер булып исә танылган көрәшчебез Динар Кәримуллин эшли. Республика, Россия, дөнья күләмендә җиңү яулаган “Грегор”га иярүчеләр әле шактый булыр дип уйлыйм. Икенче урында Рәмис Гарипов җитәкчелегендә шөгыльләнүче Пәрәү авылы егетләре. Өченчедә – Хәерби авылының яшь йолдызлары, тренерлары – Фәрит Гаязов.

Кыскасы, Лаеш шаккаттырачак әле. Җитәкчеләр - юк. Аларның гадәте шул...

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading