16+

Мэр шик-шөбһәгә бирелмәскә чакыра

Казанда узган шимбәдә «Универсиаданың 4 көне» өйрәнүләре үткәрелде.

Мэр шик-шөбһәгә бирелмәскә чакыра

Казанда узган шимбәдә «Универсиаданың 4 көне» өйрәнүләре үткәрелде.

«Әгәр массакүләм мәгълүмат чаралары аша алдан хәбәр бирелмәгән булса, казанлыларның 99 проценты Универсиада өйрәнүләре оештырылганлыгын белми дә калыр иде», - диде мэр Илсур Метшин «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. Универсиаданың тулы бер көне рәвешендәге өйрәнүләрдә 800 кеше катнашкан. Автобуслар Универсиада авылыннан чыгып, 24 спорт комплексына таралган. Ярышлар оештырылган, ашханәләр спортчыларга хезмәт күрсәткән. «Спортчыларны йөрткәндә җәмәгать транспорты, гомумән дә, туктатылмады», - диде шәһәр эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ибраһимов.
Универсиада өйрәнүләре тагын 15, 21 һәм 22 июнь көннәрендә үткәреләчәк. Әлеге чараларга 8 мең кеше җәлеп ителәчәк. Студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге уеннарын ябу тантанасына 4 июльдә тулы масштабта репетиция ясап каралачак. Монысына автобуслар тамашачыларны да китерәчәк.
Мэр Илсур Метшин: «Хәтта республика дәрәҗәсендәге кайбер җитәкчеләр дә Универсиада көннәрендә эшкә ничекләр килеп җитәрбез дип борчыла. Бернинди шик-шөбһәгә бирелергә кирәкми. «Ватык телефон»нан, юллар ябыла, дип коткы таратуга чик куелсын. Универсиада көннәрендә транспорт хәрәкәтендә кыенлык булмаячак. Универсиаданы ачу көнендә дә кайбер урамнар фәкать берничә сәгатькә генә ябылып торачак. Халык шәһәрдән китмәсен, киресенчә, уеннарга-тамашаларга килсен», - диде.
Ләкин артык иркенәергә дә ярамый. ЮХИДИ җитәкчелеге кисәткәнчә, Универсиада маршруты юлларына, шәһәр үзәгендәге урамнарда теләсә кая автомобиль куеп калдыру рөхсәт ителми. Андый транспорт чаралары штраф мәйданчыгына алып кителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading