Шәһри Казан

Министр балаларның җәйге ялы турында халык сорауларына җавап бирде

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, халык белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде. Сораулар балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру белән бәйле иде. Министр белән очрашуга ки­лүчеләр арасында иҗтимагый оешма вәкилләре дә, лагерь җитәкчеләре дә, гади халык та бар иде. Питрәч районындагы «Бригантина» лагере җитәкчесе Сергей Тимонин лагерьга...

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, халык белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде. Сораулар балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру белән бәйле иде.
Министр белән очрашуга ки­лүчеләр арасында иҗтимагый оешма вәкилләре дә, лагерь җитәкчеләре дә, гади халык та бар иде. Питрәч районындагы «Бригантина» лагере җитәкчесе Сергей Тимонин лагерьга бара торган юлны төзекләндерү үтенече белән килгән. Яңгырдан соң анда бөтенләй кереп булмый икән.
- Лагерь халык арасында бик популяр, лә­кин юл салынмаган. Без шәһәргә караганга, район бу эшкә алынмый. Шәһәр дә ял үзәге Питрәч районында урнашканга, бу эшне башкармый, - ди ул.
Владимир Леонов, мәсьәләне тиз арада хәл итәргә кирәк, диде. Шәһәр белән район бу проблеманы үзара килешеп хәл итәргә тиешлегенә басым ясады.
«Казан әниләре» хәйрия оешмасының гаи­ләләргә ярдәм юнәлеше координаторы Ольга Демирджан Татарстанда балаларга әниләре белән бергә ял итү мөмкинлеге тудыру идеясе белән килгән.
- Бу күпбалалы гаи­ләләргә, ялгыз әниләргә, мөмкинлекләре чикле балаларга яхшы ял үзәге булыр иде, - ди Ольга.
Министр әлеге эшне Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә башкарып чыгарга, лагерьның төгәл ниндирәк юнәлештә буласын конкретлаштырырга кирәклеген ассызыклады.
Очрашу җәй көне балалар һәм яшүсмерләр ялын оештыруга багышланган түгәрәк өстәл форматында сөйләшү белән тәмамланды.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: