16+

Министрлар конференциясе: спорттан сәясәт ясамагыз!

Спорт - спорт кына түгел, илләрне дуслаштыручы, халыкны тәрбияләүче чара да икән. 13-15 июль көннәрендә Казан тагын дөнья спорты кыйбласына әйләнде. 400гә якын спорт тармагы җитәкчеләре безгә МИНЕПС форумына физик тәрбия һәм спортны үстерү буенча фикер алышырга җыелды.

Министрлар конференциясе: спорттан сәясәт ясамагыз!

Спорт - спорт кына түгел, илләрне дуслаштыручы, халыкны тәрбияләүче чара да икән. 13-15 июль көннәрендә Казан тагын дөнья спорты кыйбласына әйләнде. 400гә якын спорт тармагы җитәкчеләре безгә МИНЕПС форумына физик тәрбия һәм спортны үстерү буенча фикер алышырга җыелды.

Казанда - спорт революциясе

Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазифаи затларның VI халыкара конференциясе ЮНЕСКО канаты астында уза. Ил җитәкчеләре белдерүенчә, әлеге чара - Россиягә карата булган салкын караш, шикләнүне бетерү өчен дә зур мөмкинлек. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та шул фикердә.

- МИНЕПС илдә спорт өлкәсендә барган киңкырлы эшчәнлекне күрсәтәчәк. Соңгы елларда без спорт, физик тәрбия өлкәсендә революция ясадык. Бүген чит ил министрларына тәкъдим ителгән ГТО стендын гына алыйк. Йә, әйтегез, тагын кайсы илдә мондый әйбер оештырыла? Бездә үткәрелгән спорт чараларына да уңай бәя бирәләр. Бу - ил потенциалын күрсәтү чарасы, - диде Рөстәм Миңнеханов.
МИНЕПС Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да үткәрелә алыр иде. Ләкин спортка аз гына катнашы булган һәр кешенең күңеленә Казан ятышлырак булып чыккан. Чит илләрдә дә Татарстанның абруе бар хәзер. Бездә үткәрелгән спорт чаралары да - күпләргә үрнәк. Республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белдергәнчә, соңгы биш елда бездә 80гә якын спорт ярышлары, халыкара дәрәҗәдәге зур проектлар оештырылган.

Россия премьер-министры урынбасары Виталий Мутко да Казанның Россия­нең «спорт йөзе» булуына басым ясады.
- Казан соңгы елларда зур адымнар белән алга атлый. Сезгә җиңел атлетика стадионы белән велотрек кына җитми. Алар да булса, Казан теләсә кайсы спорт чарасын үткәрә алырдай шәһәр булачак, - диде ул.

«Спорт министрлары сүзен ишетсеннәр иде»

Вице-премьер спорттагы проблемаларны бергәләп хәл итәргә өндәде.
- Гадәттә, илнең спорт үсеше аерым кешеләрнең карарыннан гына тора, биредәге сөйләшүләр исә уртак фикергә килергә ярдәм итәчәк. Спорт министрларының сүзен ишетсеннәр иде. Гадәттә, безне бары тик спортчыларның уңышсызлыклары өчен генә җаваплы итеп калдыралар. Бүген спорт алдында допинг, экстремизм, законсыз тотализаторлар куллану кебек зур мәсьәләләр тора. Бер генә ил дә әлеге проблемаларны ялгызы чишә алмый. Берләшергә, бу өлкәдә документка керердәй тәкъдимнәр кирәк. Россиядә спортны иң югары дәрәҗәдә үстерәләр. Әйтик, мәктәпләрдә физкультура дәресен атнасына өч тапкыр укытуга ирештек. Берничә ел эчендә 50 мең спорт объекты төзедек. Бездә үткәрелә торган зур чаралар спортны популярлаштырырга, илне үстерергә ярдәм итә. Спорт киртәләрне киметә. Иң мөһиме - аны сәясәт белән катыштырмау, - ди Виталий Мутко.
Шуны әйтергә кирәк, конференция бернинди дә карар чыгармый. Биредә бары фикер алышып, киңәшләр генә бирә алалар. МИНЕПС конференциясенең төп нәтиҗәсе - «Казан эш планы». Әлеге планны тормышка ашыруны Физик тәрбия һәм спорт буенча хөкүмәтара комитет ­(СИГЕПС) күзәтәчәк. МИ­НЕПС­та күтәрелгән мәсьә­ләләр буенча соңыннан Халыкара Олимпия комитеты кебек зур оешмалар ниндидер карар кабул итәргә мөмкин.

«Бу - сәясәт урыны түгел»

Допинг мәсьәләләрен үз чыгышында Европа Советының генераль сәркатибе урынбасары Габриэла Баттаини-Драгони күтәрде. Бу - МИНЕПСта катнашкан күп кенә җитәкчеләрнең «авырт­кан» урыны.
- Спорт хәзер миллиардлаган акчалар әйләнә торган бизнес. Ләкин махинацияләр - спорт кыйммәтләре өчен куркыныч. Допинг куллану, хөкемдарларны сатып алу ише уйдырмалар кешенең спортчыларга карата ышанычын киметә. Допингка каршы план төзү өчен, без ­Россия белән тыгыз элемтәдә торабыз, РУСАДАны (Россия допингка каршы агентлык) үзгәртү буенча эш алып барабыз, - диде Габриэла Баттаини-Драгони.
Виталий Мутко исә допинг тыюларны сәяси корал дип белдерде.

- Россияне допинг куллануда гаепләүдән кайчан туктарлар инде? Безнең спортчыларның 70 проценты - дөнья лидеры. Алар допингка каршы тестны даими узып тора. Допингка тест узган вакытта барысы да яхшы дигәннәр иде. Ике ел узгач, Россия спортчылары тыелган препаратлар кулланган, дип чаң суга башладылар. Безгә түгел, пробаларны алучы кешеләргә сорау бирергә кирәк, - диде ул.
Гадәттә, Олимпия уеннары алдыннан, Россиягә кагылышлы нинди дә булса җәнҗал чыга. 2018 елда да без мондый әйберләргә әзер, ди ­Мутко.

- Соңгы елларда Россия, ни генә эшләсә дә, авыр хәлдә кала. Олимпия уеннары алдыннан да, Конфедерация­ләр Кубогы алдыннан да нигезсез начар сүзләр булды. Безне спорт объектларын әзерли алмауда гаепләделәр. Чит ил спортчыларын, ярыш­лар вакытында тәртипсезлекләр булачак, дип куркыттылар. Мондый сүзләргә колак салмыйча, үз эшеңне башкару хәерле. Конфедерацияләр Кубогын югары дәрәҗәдә оештырып, аларның хаклы булмауларын дәлилләдек. Сәясәт спортка тык­шынырга тиеш түгел. Хәтта Берләшкән милләтләр оешмасының да шундый резолюциясе бар, - диде Виталий Мутко.

«Яулык аркасында киттем»

МИНЕПС конференция­сендә танылган Мисыр спортчысы Айя Медани (пятиборье) чыгышы спортта дини чикләүләр дә бар икәнен күрсәтте. 2012 елда ул, яулык бәйләгән өчен, зур спорттан китәргә мәҗбүр булган. Спорттагы каршылыклар ха­кында Айяның үзе белән сөйләштек.
- Миңа сездә бик ошады. Казан Россиянең спорт һәм мөселманнар үзәге булып тора. Безнең мәдәниятләр охшаш. 2010 елда Халыкара йөзү федерациясе (ФИНА) буркинида ярышуны тыйды. Аларның кагыйдә­ләре буенча һәр спортчының иңбашлары һәм тезләре ачык булырга тиеш. Янәсе, бу - спортчыларга өстенлек бирә. Ә мөселман су киеме авыррак, спортчыларга җиңү өчен күбрәк көч кирәк булуын аңламыйлар, - ди кыз.

Бу тыюлар аркасында, Айя­ның спорт карьерасында ике еллык тәнәфес була. 2012 елда ул янә Олимпия уеннарына кайта. Аннан соң спортны яулык файдасына бөтенләйгә калдырырга карар кыла.

- Мин 20 елдан артык тормышымны спортка багыш­ладым. Киткәч, төшенкелеккә бирелдем, ләкин әле дә спорттан ерак түгелмен. Хәзер диненә, киенү үзенчәлекләренә карамастан, һәр кеше спорт белән шөгыльләнә алу хокукын даулыйм. Якын киләчәктә буркинидан йөзү проблемасы да хәл ителер дип өметләнәм, - ди Айя.

- Гадәттә, мөселман хатын-кызын иренә, балаларына хезмәт итеп, гаилә учагына «утын өстәп торучы» буларак күрәләр. Спорт Ислам кануннарына каршы килмиме соң?
- Мөхәммәд (с.г.с.) безгә: «балаларыгызны атарга, атта йөрергә һәм йөзәргә өйрәтегез», - дигән нәсыйхәт калдырган. Безнең диндә спортка кагылышлы бернинди чикләүләр дә юк. Киләчәктә Олимпия уеннары да мөселман хатын-кызлары өчен ачык булыр дип уйлыйм. Рио­да узган уеннар - дини тигезлекнең ачык мисалы. Анда Америкада яшәүче мөселман кызы Ибтихадж Мөхәммәт фехтование буенча бронза медаль яулады. Яулык аңа үзен күрсәтергә комачау­ламады. Без исә, мөселман кызлары Олимпия уеннарында катнаша алсын өчен, көрәшне дәвам итәчәкбез.

Россия спорт министры Павел Колобков:

- Спортка сарыф ителгән теләсә кайсы чыгымнар икеләтә кире кайта. 2000 елларда Татарстан, үсеш стратегиясе буларак, спортны сайлады. Шуның нәтиҗәсендә республикада яңа спорт объектлары, спорт мәктәп­ләре барлыкка килде. Җирле спортчыларның күрсәткечләре үсте. Спорт Казанны танып булмаслык дәрәҗәдә үзгәртте. МИНЕПС атмосферасы ошады миңа. Биредә күтәрелгән һәр тема проблема түгел, ә киләчәккә куелган максатлар буларак яңгырады.



Фото: mineps2017.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading