16+

Муса Галләмов: "Оятсызлык бу. Җирәбә уйнатканда да 130 диделәр бит башта!"

Муса Галләмовка тагын машина эләкмәде. Сабантуйларда абсолют батырларга бирелә торган машина турында сүзебез. Үзе бу хакта ни уйлый икән? "ШК" хәбәрчесе Мусаның үзе белән сөйләште.

Муса Галләмов: "Оятсызлык бу. Җирәбә уйнатканда да 130 диделәр бит башта!"

Муса Галләмовка тагын машина эләкмәде. Сабантуйларда абсолют батырларга бирелә торган машина турында сүзебез. Үзе бу хакта ни уйлый икән? "ШК" хәбәрчесе Мусаның үзе белән сөйләште.

- Мин аны җиңдем бит. Кемгәдер ошамый бугай минем җиңүем, шуңа күрә миңа карата шулай эшлиләр. Башка сүзем юк. Чабаксарда оттым - бирмәделәр, монда оттым - бирмәделәр. Димәк, миңа башка көрәшергә йөрмәскә? Шулай бит инде? Мин булмаган җирдә абсолютка бирәләр, мин булган җирдә лотерея уйнаталар. Дөресме бу? Нижневартовска Федераль Сабантуйга бармадым, чөнки лотерея булыр дип уйладым. Бармадым - булмады. Монда килдем, тагын лотерея.

- Ә нигә тәкәне алмадыгыз?

- Мин аны бирдем. Көрәште, җәрәхәт алды. Ләкин бүгенге көндә иң көчле көрәшчеләрнең берсе ул.

- Акчалата бүләк бармы соң?

- Юк, мин бернәрсәсез кайтып китәм. Тәкә бирделәр, аны да бүләк иттем. Кешегә утырып кына килдем. Оятсызлык бу, мин аңламыйм, мондый җиргә килергәме инде тагын - белмим. Җирәбә уйнатканда да 130 диделәр бит башта (фотода Мусаның шатланган вакыты, ләкин... - ШК)! Хөкемдарлар үзләренә бик зур, бик зур минус ясады дип саныйм.

Динара Әхмәт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Корэш ыедирациясенэ бераз ОЯТ булырга тиешь

    • аватар Без имени

      0

      0

      Чынлапта, Мослим жирлегендэ уткэн Россия кулэм Сабантуенда, корэш буенча жинучелэргэ бер нинди дэ булэк бирелмэде. Бары тик, диплом hэм медаль бирделэр. Шушындый олы итеп уткэрелгэн Сабантуй жинучелэренэ булэк каралмаганга аптырадык.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Лоторея уйнатырга булгач, корэштетереп жэфаларга да булмаган. ???

        • аватар Без имени

          0

          0

          Тир, коч тугеп жингэн кешегэ машина бирмэу дорес тугел инде. Беренче очлеккэ кергэн жинучелэргэдэ бер булэк юк, Сабантуй бит инде ул, булэк булырга тиеш.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Поле Чудес кына уйнатып булмыйма ул мәйдән уртасында көрәшчеләрне җыеп? Бу оештыручыларга бик зур хурлык☝️

            Мөһим

            loading