16+

Наил Якупов Сочи Олимпиадасына илнең төп командасы составында әзерләнә

Сочи Олимпиадасына әзерлекнең хәлиткеч этабы башлана. Россия хоккейчылары өчен 23-24 август көннәрендә ак Олимпиада башкаласында күнекмәләр җыены уздырылачак. Россия җыелма командасының тренерлар штабы бу турнир барышында КХЛ һәм НХЛда чыгыш ясаучы хоккейчыларның киңәйтелгән исемлегеннән «алтын» өчен көрәшерлек оптималь состав тупларга тырышачак.

Исемлеккә әлегә 35 уенчы кертелгән. Алар арасында бу юлы Россия яшьләр җыелма командасы капитаны Наил Якуповны да күрергә мөмкин булачак.
Киңәйтелгән исемлектә:
Капкачылар:
Константин Барулин, Сергей Бобровский, Семён Варламов, Василий Кошечкин, Евгений Набоков.
Сакчылар:
Евгений Бирюков, Вячеслав Войнов, Антон Волченков, Сергей Гончар, Денис Денисов, Алексей Емелин, Андрей Марков, Евгений Медведев, Никита Никитин, Илья Никулин, Евгений Рясенский, Федор Тютин.
Һөҗүмчеләр:
Артём Анисимов, Михаил Варнаков, Павел Дацюк, Илья Ковальчук, Денис Кокарев, Евгений Кузнецов, Николай Кулёмин, Евгений Малкин, Александр Овечкин, Александр Пережогин, Александр Попов, Александр Радулов, Александр Сёмин, Владимир Тарасенко, Алексей Терещенко, Виктор Тихонов, Вадим Шипачёв, Наил Якупов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading