16+

Нәфис Миннебаев: "Җиңүләрне онытып булмый..."

5 тапкыр - Татарстан чемпионы, 4 тапкыр - Россия чемпионы, 3 тапкыр - Муса Җәлил турниры җиңүчесе, 5 тапкыр - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына узучы ярышларның җиңүчесе ул.

Нәфис Миннебаев: "Җиңүләрне онытып булмый..."

5 тапкыр - Татарстан чемпионы, 4 тапкыр - Россия чемпионы, 3 тапкыр - Муса Җәлил турниры җиңүчесе, 5 тапкыр - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына узучы ярышларның җиңүчесе ул.

"Һәрбер медаль һәм кубок артында бик авыр хезмәт ята. Әлеге җиңү минем өчен бигрәк тә кыйммәтле" - Мәскәүдә көрәш буенча Дөнья Кубогы ярышларыннан алтын медаль белән кайткач, ХХ гасырның беренче ике дистәсендәге иң танылган көрәшчеләрнең берсе Нәфис Миннебаев әнә шундый сүзләр белән көрәшче карьерасына нокта куюы турында белдерде.

5 тапкыр - Татарстан чемпионы, 4 тапкыр - Россия чемпионы, 3 тапкыр - Муса Җәлил турниры җиңүчесе, 5 тапкыр - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына узучы ярышларның җиңүчесе, Универсиада чемпионы, үз авырлыгында күп тапкырлар Сабантуйлар җиңүчесе... Татарстанның һәм Россиянең спорт остасы... Тумышы белән Яңа Чишмә районыннан булган, сөлгене туганы Ринат Миннебаев остазлыгында тота башлаган, көрәш белән профессиональ рәвештә Николай Крылов, Гайнетдин Мөхәммәдиев, аннан энергоинститутта Илдар Хәбибуллин  җитәкчелегендә җиңүләр яулый башлаган Нәфискә 36 яшь. Соңгы берничә елда рәсми ярышларда катнашмады. Шуңа көрәштән китмәгән идеңмени әле? дигән соравым очраклы булмаганадыр:

- Китеп бетмәгән идем. Тренировкаларны туктатмадым, әлбәттә. Әле егетләр белән шөгыльләндек, улым белән дә гел актив хәрәкәттә булдым. Матур итеп китәсем килде. Татарстанда күпме чемпион калып та, көрәш буенча Халыкара класслы спорт остасы буласым килде, мотивация шул иде. Әйе, Универсиадада җиңгәч, андый исемне алдым, ләкин анда билбаулы көрәш диелгән (2013 елда татарча көрәш буенча ул исемне бирмиләр иде әле, реестрда юк иде). Дөнья Кубогында җиңүче булгач, бу исемне алырмын дигән өметтә торам.

Улым дигәннән, Рамазан минем көрәшне бик күрмәде, кечерәк иде әле. Ә хәзер ул үзе гимнастика белән шөгыльләнә. Әлеге җиңүем белән шәхси мисалда җиңүгә омтылыш, ахырга кадәр көрәшергә кирәклеге хакында күрсәтергә тырыштым. Җиңү белән кайткач, ул да әтисе белән горурлануын яшермәде.

Шөкер, истә калган җиңүләр дә, истә калган көрәшләр дә шактый булды. Бер елны "Ак Барс"та беренче әйләнештә - Рамил Хисмәтуллинны, өченче әйләнештә Рузил Ганиевны откан идем, Татарстан чемпионы калдым. 2013 елда "минсельхоз"да финалда Динар Фәттахов белән көрәштем. 1:4 исәбе белән оттырып бара идем, әмма 5:4 исәбе белән җиңү яуладым. Онытып булмый андый җиңүләрне. Әлмәттә узган Муса Җәлил турнирында финалда Рузилне җиңеп, беренче тапкыр бу турнирда да чемпион калдым....

2010 елдан алып, ун ел дәвамында Биектауда эшләдем. Рәхмәт Рөстәм Галиуллович Кәлимуллинга. Эшкә чакырды, фатир бирде, көрәштерде дигәндәй. Кем белә, әгәр ул булмаса, аның җитәкчелегендә эшләмәсәм, күп кенә җиңүләр булмас та иде. Рәхмәт минем көрәшне үз иткән җанатарларга, хезмәттәшләргә, келәмдәге көндәш, ләкин тормышта дус булган көрәштәшләремә! Көрәшкә нокта куйсам да, көрәштән китеп булмас, анысы. Бүген көндә ТР спорт көрәше федерациясендә (президенты Әгъзам Гобәйдуллин) башкарма директор булып эшлим. Зур җиңүләр булыр әле дип ышанам.

Үзеңә дә рәхмәт, Нәфис! Көрәшең өчен, алымнарың өчен, келәмдәге сальтоларың өчен. Уңышлар!

 

Фото: http://universiade2013.dspkazan.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading