16+

Ни өчен «Рубин» Европадагы футбол грандларының баш авыртуы булып кала бирә?

Татарстандагы төп футбол клубының иң бирелгән җанатары да Европа гранды булган «Ливерпуль»га каршы уеннан зур нәтиҗәләр көтмәгәндер, мөгаен. Чөнки «Рубин» бүген авыр вакытлар кичерә.

Ни өчен «Рубин» Европадагы футбол грандларының баш авыртуы булып кала бирә?

Татарстандагы төп футбол клубының иң бирелгән җанатары да Европа гранды булган «Ливерпуль»га каршы уеннан зур нәтиҗәләр көтмәгәндер, мөгаен. Чөнки «Рубин» бүген авыр вакытлар кичерә.

Дөрес, Англия клубы да соңгы вакытта зур уңышлары белән мактана алмый, ләкин 45 меңнән артык 90 минут җырлап утыручы тамашачы сыйдырышлы «Энфилд» стадионы, 2-3 турнирда тигез чыгыш ясарга мөмкинлек бирүче күпсанлы көчле футболчылары һәм Юрген Клопп кебек көчле остазы булган «Ливерпуль», «Рубин»га каршы уенда, һичшиксез, фаворит иде. Уен алды матбугат конференциясендә хуҗалар остазы: «Казан клубын 3 минутта җиңә алмаячакбыз», - дип, сагаеп кына, үз фикерен белдерде. Безнең баш тренер Валерий Чалый да журналистлар алдында үзен тыйнак тотты һәм бу аңлашыла да: чөнки ул үз карьерасында югары дәрәҗәдәге беренче уенга әзерләнә иде.

Көтелгәнчә, «Ливерпуль» уен башыннан ук һөҗүмгә ташланды. Берара безнең футболчылар югалып калды, ләкин алар үзләрен тиз арада кулга алып, «Энфилд» кырына ни өчен чыгуларын искә төшерде булса кирәк, акрынлык белән булса да, көндәш капкасына «карый» башладылар. Россия футбол җыелмасына Евро-16га чыгарга булышкан капитаныбыз Кузьмин, 1 ел ял итеп төп составка эләккән Марко Девичка пас биреп, ни гаҗәп, украиналы туп кертүгә иреште. Югыйсә, Ринат Билалетдинов вакытында Девич арендада йөреп, «Рубин»ның икенче командасында гына уйнаган иде.

Димәк, Чалый, бу һөҗүмчене уенга чыгарып, туп кертү мөмкинлеген алдан «чамалый» булып чыга. Хәтерләсәгез, безнең ярымсакчы Динияр Билалетдинов Ливерпуль шәһәренең «Эвертон» клубында уйнаган иде. Аңа бу кала да, стадион да яхшы таныш. Ләкин «Рубин»ның баш тренеры әлеге уенда аны футбол кырына чыгармады. Англия чемпионатында тәҗрибәсе булган футболчыны читтә калдыру гаҗәпләндерә, әлбәттә. Динияр команданың лидеры булмаса да, уен рәвешен бозган булыр иде дип уйлап булмый. Сәламәт килеш «Ливерпуль»га каршы чыгарга атлыгып торган уенчы элекке һәм хәзерге остазның низаг корбаны гына булмадымы икән? Бу әлегә ачыкланмаган зур сорау.

Уенның 37 нче минутында Олег Кузьмин уеннан куылды. Дөресен әйтергә кирәк, ул команданы тигез урында азчылыкта калдырды һәм шунда ук хуҗалар туп кертеп, исәпне тигезләп куйды. Капитанга килешеп бетми мондый нәрсә. «Рубин» өчен уен шул минуттан тәмамланды дияргә була: хуҗалар һөҗүм итте, ә без капка сакларга тырыштык. Сергей Рыжиков осталыгы һәм уңыш елмаймаса, нәтиҗә начар булган булыр иде. Кузьмин уеннан куылгач, капитан вәкаләтләрендә калган Караденизны да телгә алмый ярамый, игътибарлы җанатарлар аның Казан клубы өчен җаны белән бирелгәненә тагын бер кат инанды. Юкка гына футбол дөньясында дан казанган Клопп аның кулын беренче булып кысмагандыр. Исәп 1:1, ә без кабат тарихка кердек.

Нинди генә үзгәрешләр булмасын, «Рубин» Европадагы футбол грандларының баш авыртуы булып кала бирә. Сәясәтен нык үзгәрткән командага президент булып килгән Казан мэры Илсур Метшин да тагын бер вазифасына җаваплы каравы белән хөрмәт уята. Ул «Ливерпуль»га каршы уен алдыннан Лондонда булып, «Арсенал» футбол клубы инфраструктурасы белән танышты. Аңа биредә экскурсияне «канонирларның» баш тренеры Арсен Вингер уздырды. Илсур Метшин, алга атлавын дәвам итеп, яңа проектлар үзләштерә. Аңа һәр башлангычында уңышлар телибез!

Ә менә «Краснодар»га көч җитмәде...

Англиядәге уеннан соң казанлыларны Россия чемпионатында да җитди матч көтә иде. Шулай ук Европа кубогында чыгыш ясаучы «Краснодар» ил беренчелегендә быел авыр­лык белән бара. Ләкин алар «Рубин»нан аермалы буларак, кубок өчен уенны үз кырларында уздырды, Казан футболчылары кебек юл авырлыклары кичермәде.

Безнең баш тренер Валерий Чалый кабат составка үзгәрешләр кертмәде, Краснодар кырына да Ливерпульда уй­наган футболчылар чык­ты. Югыйсә, остазның үзгәрешләр кертергә мөмкинлеге бар иде.
Очрашу хуҗаларның көчле һөҗүмнәре белән башланып китте һәм алар өчен нәтиҗә дә озак көттермәде. 17 нче минутта ук «Краснодар» һөҗүмчесе Ари безнең штраф мәйданчыгында барысыннан да өлгеррәк булып, исәпне ачты. «Рубин» да бу хәлдән соң аптырап калмады, тагын 4 минуттан, Максим Канунников тырышлыгы белән, исәпне тигезләп куйды. Ләкин хуҗалар тиз арада яңадан алга чыкты, Арига кабат уңыш елмайды. Бу вакытта уенны тамаша кылучылар көндәшләр бүген һөҗүмдә генә уйнаячак икән дип уйлап куйгандыр, мөгаен, чөнки 24 нче минутка ук инде алар 3 туп күрүгә иреште. Алай гына булып чыкмады...

«Рубин»ның үз капкасы янында ике зур хата җибәрүе чираттагы тапкыр җиңелү китерде. Дөрес, анысы безнең футболчыларның исәпне тигезләргә дә, хәтта алга чыгарга да мөмкинлекләре булды. Ләкин туп кая очса оч­ты, Дикань саклаган капкага гына башка юл таба алмады. 13 уеннан соң 10 очко туп­лаган Казан клубы турнир баскычында 12 нче урында бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading