16+

Әнвәровлар, Сибгатуллиннар тагын җиңде. Актаныштагы җиңүчеләр билгеле

13-14 май көннәрендә Актанышның "Батыр" спорткомплексында Татарстанның Беренче Президенты Кубогына көрәш турниры узды. Әлеге көрәш турниры - Татарстан Республикасы Көрәш Федерациясенең иң мәртәбәле бәйгеләренең берсе.

Әнвәровлар, Сибгатуллиннар тагын җиңде. Актаныштагы җиңүчеләр билгеле

13-14 май көннәрендә Актанышның "Батыр" спорткомплексында Татарстанның Беренче Президенты Кубогына көрәш турниры узды. Әлеге көрәш турниры - Татарстан Республикасы Көрәш Федерациясенең иң мәртәбәле бәйгеләренең берсе.

Ел саен әлеге Кубокны оту өчен Минтимер Шәймиевнең туган ягы Актанышка республикабызның төрле төбәкләреннән яшь көрәшчеләр җыела. Быел исә Актаныш батырлары данлы якташыбыз Кубогын үзебездә калдырды, турнирда катнашкан 26 көрәшче ярышның җиңүчеләре булды.

 Яшүсмерләр арасында бик тә дәрәҗәле бәйге санала ул. Быелгы ярышка республикабызның 44 районыннан 2006-2008нче елгы 355 егет катнашты.

Кубокны Актаныш көрәшчеләре отты, мактаулы I урын яулаган егетләребез безнең күз алдында үсте. Мәсәлән, 14 яшьлек Муса Әнвәров бик кечкенәдән көрәш алымнары күрсәтеп шаккаттыра иде. Чандыр гына малайның оста көрәшүенә беркем дә гаҗәпләнмәде. Чөнки ул атаклы көрәшче Әнвәровлар нәселеннән. Әтисе Илфир - йөзләгән ир баланы көрәшергә өйрәткән танылган спорт остасы, республика, Россия чемпионы. Бабасы Илфат - 1970 елларда күп тапкырлар Сабантуй батыры, республика, Россия бәйгеләре җиңүчесе. Муса да ата-бабаларының җиңү эзен дәвам итеп Беренче Президент Кубогына узган турнирда 43 килограмм авырлыктагылар арасында җиңүче булды. 

- Минтимер Шәймиев Кубогына узучы ярышны без моннан беренче тапкыр 22 ел элек башлап җибәрдек.1998нче ел иде ул. Кубокны Минтимер Шәймиев безгә үзе алып кайтып тапшырды ул вакытта. Безнең өчен бик яраткан, мөһим турнир бу. Шушы чорда турнирдан дөнья, Россия, республика чемпионнары үсеп чыкты, - диде район башлыгы Энгель Фәттахов һәм Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Фарис Хуҗин, Мурат Әмирханов һәм башкаларның нәкъ менә шушы бәйгедә беренче җиңүләр яулап зур көрәш дөньясына аяк басуын билгеләп үтте. 

Командалар беренчелегендә Татарстан Президенты Кубогына узган турнирда мактаулы II урында - Әлмәт,   III урында - Кукмара районы көрәшчеләре. 

Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров бу турнирның Актанышта батыр, булдыклы көрәшчеләр тәрбияләүдә Минтимер Шәймиев Кубогы турнирының әһәмияте зур булуын әйтте. Шулай ук ярышларны һәрвакыт бик югары дәрәҗәдә оештырылуы өчен хуҗаларга рәхмәт белдерде.

Чыганак: http://aktanysh-rt.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading