16+

Очып та күрсәттеләр!

Узган ялларда Казан күге чын мәгънәсендә гөрләде. Казансу өстендә Red Bull Air Race авиа узышлары һәм «Мин күкләрне сайлыйм!» авиация бәйрәме узды. Авиа узышларны 90 мең кеше тамаша кылган.

Очып та күрсәттеләр!

Узган ялларда Казан күге чын мәгънәсендә гөрләде. Казансу өстендә Red Bull Air Race авиа узышлары һәм «Мин күкләрне сайлыйм!» авиация бәйрәме узды. Авиа узышларны 90 мең кеше тамаша кылган.


Red Bull Air Race дөнья чемпионатының Россия этабы беренче тапкыр уздырылды. Элек Коркачык яки Горбунов исемендәге Казан авиация заводы аэродромында үткәрелгән «Мин күкләрне сайлыйм!» авиа бәйрәме дә махсус чемпионат кысаларында оештырылды.

Авиация бәйрәмендә Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясенең һава-космик гаскәрләре баш командующие урынбасары Сергей Дронов, Татарстан Президентының авиакомплекс буенча ярдәмчесе Равил Зарипов, Советлар Союзы һәм Россия герое Сергей Крикалев катнашты.

«Казан» гаилә үзәге тирәсенә җыелган халыкка, беренче булып, җиңел авиация самолеты «Альтаир 10» белән «Роланд» сәлам биреп очып китте. Алар артыннан «Цесна 172» һавага күтәрелде. Американың әлеге төр очкычлары - авиация тарихында иң күпләп җитештерелгән аппаратлар. Комментатор искә алганча, «Цесна 172» төрендәге кечкенә очкычта 1987 елда 18 яшьлек немец Матиас Руст, дөньяны шаккатырып, Гамбургтан күтәрелеп, Рейкьявик һәм Хельсинки аша очып, Мәскәүнең Кызыл мәйданына төшеп утырган иде. Бу «батырлыгы» өчен Матиаска бер елдан артык совет төрмәсендә «Лаеш шулпасы» чөмерергә туры килгән.


«Мин күкләрне сайлыйм!» бәйрәме программасында чираттагы тимер канатлы кошлар - «Стинсон» очкычларын абыйлы-энеле Гаптрахмановлар иярләгән булып чыкты. Аларның инструкторлары - әтиләре Вазыйх. Очучы-сынаучы Вазыйх Гаптрахмановтан авиация «чире» улларына да күчкән.

Ан-2 вертолетыннан берьюлы 12 парашютчы сикерер дип беркем дә көтмәгән иде. Парашютчыларның берсе Татарстан аэроклубы флагын җилфердәтеп төште.

- Казансу өстендә парашютта төшкән юк иде әле. Казан күренеше гаҗәеп матур, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты Андрей Левитан.
Казан вертолет заводы конструкторлары иҗат иткән «Ансат» һавада карлыгач кебек бөтерелде. Янгын сүндерергә көйләнгән Ми-8 су ташлап күрсәтте. Яңгыр чиләкләп яуды, дип әйткән очракка туры килә инде монысы. «Казан авиация җитештерү» берләшмәсендә төзелгән галәмәт зур бомбардировщик Ту-95 «Медведь» белән стратегик бомбардировщик Ту-160 «Белый лебедь» 300 метр биеклектә генә дөньяны дерелдәтте. Хәрби очкычлар, канатларын кагып, җирдәге халыкны сәламләде.
Авиаузышлар буенча Дөнья чемпионатының Россия этабында Master категориясендә Кирби Чемблис җиңү яулады. Пит Маклауд - көмеш, ә Майкл Гулиан бронза медальгә лаек булды.



Red Bull Air Race авиаузышлар буенча Дөнья чемпионаты директоры Джим Диматтео: «Казанга килүебезгә без бик шат. Россиядә бер мәртәбә дә булмаган кешеләр өчен бу - чын ачыш. Без кабул итүче якның кунакчыллыгыннан ләззәтләнәбез», - дип, спорт чарасын оештыру, кабул итү дәрәҗәсенә югары бәя бирде, рәхмәт хисләрен җиткерде.

«Казан» гаилә үзәге территориясендә авиация тармагы предприятиеләре оештырган тематик күргәзмә эшләде. Бөркет-егетләрнең һавадагы очышларын караганнан соң, күп кенә яшьләрнең киләчәк хезмәтләрен авиация белән бәйләү теләге туса, һич гаҗәп булмас. Иң мөһиме - самолетларның зурысы да, кечкенәсе дә халыкка шулай сәлам биреп кенә узсын, күк йөзебез имин булсын иде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading