16+

Олимпия уеннары: Фәнүзә Кадыйрова җиңүдән башлады

Олимпиаданың беренче ярышларына старт бирелде. Хоккей буенча хатын-кызлар җыелма командасы Швейцария командасы белән очрашты һәм беренче җиңүгә дә иреште: 5:2. Кукмара кызы Фәнүзә Кадыйрова ике тапкыр иптәшләренә гол кертергә булышты, ягъни беренче уенда ике очко туплады.

Фигуралы шуу буенча команда ярышларының да, без көткәнчә үк булмаса да, беренче нәтиҗәләр канәгатьләнерлек. Көткәнчә булмады диюемнең сәбәбе – бу төр ярышларда Россия иң күп медальне алыр дигән өмет бар. Ирләр арасында көч сынашкан Марк Кондратюк кыска программада өченче урынны алып, 8 баллга ия булды. Ритм-биюләрдә Виктория Синицына белән Никита Кацалапов та икенче урында гына. Моның өчен алар 9 балл алды. Парлы шууда беренче урын булыр дип бер дә шик булмаган иде. Тик Анастасия Мишина белән Александр Галләмов икенче урынга калды. Алар да командага 9 балл китерде. Хатын-кызлар арасында ярыш иртәгә булачак. Анда Камилә Вәлиева көч сынашыр дип көтелә. Монда инде һичшиксез беренче урын аныкы булыр дип ышанабыз.  

Команда ярышларында һәр урынга билгеле бер балл куела (1 рынга – 10 балл, 2 урынга – 9 балл, 3 урынга – 8 балл) һәм соңыннан шуларны туплап, уртак бер балл туплана. Әлегә беренче урында Америка спортчылары бара. Алар 28 балл туплады. Икенче дә – Россия командасы (26 балл). Өчкенчедә – Кытай (21 балл).

Фото: Россиянең хоккей федерациясе

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading