16+

«Пенсиягә чыккач, тормыш башлана гына», – диләр бушлай фитнес-студиягә йөрүче хатын-кызлар (ФОТОЛАР)

Казанда Академик Губкин урамында урнашкан фитнес-студияне табу авыр булмады. Студиядә «50+» төркеме эшли, анда 55-86 яшьлек апалар, әбиләр бушка йөри дигәч, кызыксынган идем. Тиз-тиз атлап барган өч әбине күрүгә үк, болар фитнеска ашыгучылардыр дип, мин дә аларга иярдем. Ялгышмаганмын. Галина Гришина белән юлда барганда ук таныштым. 63 яшьлек ханым бирегә...

«Пенсиягә чыккач, тормыш башлана гына»,  – диләр бушлай фитнес-студиягә йөрүче хатын-кызлар (ФОТОЛАР)

Казанда Академик Губкин урамында урнашкан фитнес-студияне табу авыр булмады. Студиядә «50+» төркеме эшли, анда 55-86 яшьлек апалар, әбиләр бушка йөри дигәч, кызыксынган идем. Тиз-тиз атлап барган өч әбине күрүгә үк, болар фитнеска ашыгучылардыр дип, мин дә аларга иярдем. Ялгышмаганмын. Галина Гришина белән юлда барганда ук таныштым. 63 яшьлек ханым бирегә...

- Бер генә дәресне дә калдырганым юк. Ничә яшьтә булуыңа карамастан, актив тормыш рәвеше алып барырга кирәк. 50дән соң тормыш башлана гына әле. Биредә мин үземә бик күп дуслар таптым, - ди ул.

Нина Сафьянова 69 яшендә. Ул да атнага бер тапкыр спорт белән шөгыльләнергә тырыша.
- Буыннарым авырта минем. Бушка фитнес дигәч, килеп карарга булдым. Беренче дәрестән үк ошап китте, физик күнегүләрдән соң тәнемдә җиңеллек тоям, авыртуларым да басыла. Табиблар да физик күнегүләр ясарга куша иде. Өйдә ирендерә бит, ә монда барысын да эшлисең. Фитнеска Дәрвишләр бистәсеннән үк киләм, - ди ул.

Фитнес-студиягә хатын-­кыз­лар гына йөри. Студия ху­җасы Юлия Назарова әйтүенчә, ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым киенү-чишенү бүлмәләре ясарга мөмкинлек юк.

- Спорт белән шөгыльләнүчеләр арасында мөселман хатын-кызлары да бар, алар өчен дә уңайлы бу, - ди Юлия.
Олы яшьтәге апалар өчен фитнес, әйткәнемчә, бушка. Ундүртәр кешедән торган ике төркем сишәмбе һәм җомга көннәрендә бер сәгать шушында шөгыльләнә.
- Татарстанда социаль өлкәдә инновацияләр үзәге белән «Инновацияләр» уку-производство үзәге» автоном-коммерцияле булмаган оешманың уртак проекты бу. Без иң элек республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына бина сорап мөрәҗәгать иттек. Социаль проект булганлыктан, безгә бу бинаны 15 елга түләүсез бирделәр. Теләсә нинди проект акча эшләргә тиеш, шунлыктан, теләгән һәр кешегә кичке якта арзан бәягә фитнес белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудырдык. Монда йога да, пилатес та, калланетика, зумба, Көнчыгыш биюләре дә бар. Шулардан кергән акчага олылар өчен бушка дәресләр бирәбез.

Инструкторларга хезмәт хакы, салымнар түләргә кирәк бит. Конкурс­ларда катнашып, грантлар да откалыйбыз. Күптән түгел генә Красноярск шәһәрендә, икътисади форум кысаларында, социаль эшмәкәрлек өлкәсендә проектлар бәйгесе узды. Без анда «Социаль мохиткә мохтаҗ кешеләр өчен физик культура һәм массакүләм спорт өлкәсендә 2015 елның иң яхшы социаль проекты» номинациясендә җиңдек. Проектның төп партнеры - Татарстан Пенсионерлар берлеге. Алар безгә төркемнәр төзергә булыша, исемлекне дә төзиләр. Ни өчен нәкъ менә аларга мөрәҗәгать иттегез, дигән сорау туарга мөмкин. Бездә халык бушка дигәнгә шикләнеп карый. Бер-ике дәресне түләүсез итәләр дә, аннары акча сорыйлар дип уйларга мөмкиннәр. Социаль бизнес дигән нәрсәне аңлап та бетермиләр. Болар барысы да артта калды. Әбиләр белән тиз дуслаштык, аларның иң олысы Ирина Адамушко, аңа - 86 яшь, - дип сөйли Юлия.

Апа-әбиләр монда спорт белән шөгыльләнергә генә түгел, аралашырга дип тә килә.
- Күнегүләрдән соң да тиз генә кайтып китмиләр, озак­лап сөйләшеп утыралар. Бакча, үсенте­ләр турында да ­сөй­ләшәләр. Үзара рецептлар ал­машалар. Театрда нинди ­спектакльләр баруын белешәләр. Пенсиягә чыккач, тормыш тукталмый. Алар, ниһаять, үзләре өчен яши башларга, сәламәтлекләрен кайгыртыр­га тиеш, - ди Юлия.


Сәламәтлекләре дигәннән, физик күнегүләр яшькә карата сайланып алынган. Инструкторлар аларның кайсының кан басымы югары булуын, аның көннең беренчеме, икенчеме яртысында күтәрелүен, һава торышының сәламәтлекләренә ничек йогынты ясавын белеп тора. Күнегүләрне шуларны истә тотып үткәрәләр. Инструкторлар әбиләрне бик мактый. Һава торышы, иртәнге кәефләре нинди булуга карамастан, дәресләрен калдырмаска тырышалар бит алар.


Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading