16+

Рафыйк Мөхәммәтшин: Гадел көрәш - яшәү асылы

Ни сәерлектер инде ул, мәктәп баласы яңа уку елы башландымы, яңа укытучыларны барлый башлый. Аларның кайберләре шундый галиҗәнәп серле булып тоела ки, инде дәресләр башлануга аның керүен көтәсең. Рафыйкны барыннан да элек физкультура укытучысы кызыксындырды. Беренче күрүендә үк магнит сыман тартылды ул Шамил абыйсына. 

Рафыйк Мөхәммәтшин: Гадел көрәш - яшәү асылы

Ни сәерлектер инде ул, мәктәп баласы яңа уку елы башландымы, яңа укытучыларны барлый башлый. Аларның кайберләре шундый галиҗәнәп серле булып тоела ки, инде дәресләр башлануга аның керүен көтәсең. Рафыйкны барыннан да элек физкультура укытучысы кызыксындырды. Беренче күрүендә үк магнит сыман тартылды ул Шамил абыйсына. 

Дуга буе чактан ук терлекчеләр булып эшләгән әтисе Сабирҗан белән әнисе Әминәгә булышып үсте Рафыйк: җәйләрен көтү көтте, печән җыю, өю чорында сәнәк- тырма кулыннан төшмәде, сенаж базында балта белән туң ватучы да ул булды, ат җигеп, аны туару да аның вазыйфасына күчте көннәрнең берендә. Кыскасы, бәләкәйдән чыныгып үсте, шуңадыр яшьтәшләре арасында үтә терелеге белән аерылып торды ул. Ошбу физик ныклыгы мәктәп бусагасыннан атлауга Рафыйкны физкультура дәресенә ныграк тарткандыр да инде. Ә Шамил абыйлары нәкь ул теләгән укытучы булып чыкты да. Аларны көчлелектә сыный, кызыклы бәйгеләрне оештырып кына тора: турникта тартылалар, түшәмгә беркетелгән баудан шуышалар, боҗрада”карлыгач” булып торалар. Рафыйк бары тик классташы Дамирдан гына калыша. Гел икенче була килә. Көннәрдән бер көнне турникта тартылуда ул Дамирны да бик күпкә узып җиңүче булды. Һай, тәмле хатирә булып исендә калды аның бу җиңүе. Шул җиңүе үзгә үҗәтлелек, спорт азарты, оптимистик омтылыш өстәде дә бугай инде аның характерына. Алай булырга тиешлеген үзе аңлый төшсә дә, җиңелүләрне җиңел генә үткәрә алмады ул. Көрәш түгәрәгенә йөри башлагач бигрәк тә. Аннан, югарырак классларда көрәш дәресләренең асылын Алабуга шәһәреннән килеп укыта башлаган, классик көрәш остасы Хөсәен абыйлары бирә башлый аларга. Класста 22 малай, күбесе көрәш түгәрәгенә язылалар. Еллар үтү белән классташы Рафис Мостафин спорт остасы исеменә дә лаек булалар. Көрәш серләренә төшенгән Рафыйк та мәктәп чорында ук авыл Сабантуйларында мәйданга чыга башлый. Авылның дәрәҗәле, батыр көрәшчеләре Миндрахман, Әхмәт кебекләрнең көрәше үрнәгенә омтылып яши ул. 9 класста укыганда инде алар янәшәсендә бил алыша, алай гына да түгел, авылының шундый титуллы көрәшчеләре арасында батыр асты калып тамашачыны шаккатыра.
- Бәхетем шундый булгандыр инде, гел 65-70 килограммдагы үлчәү авырлыгында көрәшергә насыйп булды. Игьтибар итсәгез, бу үлчәү авырлыгында көрәшчеләр башка авырлыктагыларга карый ике-өч мәртәбә артыгырак була.Спорт осталары дәрәҗәләрендәгеләре дә аз керми келәмгә. Нык эшләп ашарга кирәк бу үлчәүдә. Район Сабантуйларында ул елларның бил бирмәс батырлары Вәлит Ишмөхәммәтов, Илдус һәм Нәгыймулла Нәфыйгуллиннар белән финалда очраша идем. Ничә еллар рәттән өченче батыр калдым. Дөрес, авыл Сабантуйларында тәкәләрне аз алмадым анысы. Минем өчен олы шатлыкларны шәкертләрем алып килде. Алар зур- зур җиңүләре белән күп тапкырлар сөендерделәр,- ди ул көрәш белән бәйле язмышына куанып.

Берничә дистәләгән шәкертләренең исемен атады ул бу уңайдан. Араларында район, Татарстан, Рәсәй беренчелеген отучылары да шактый. Илназ һәм Ленар Гәрәевлар , Әнәс белән Азат Закировлар, Дмитрий, Андрей, Александр Фугиннар, Рамил Гизетдинов, Дамир Хәсәнов, Инсаф Мөхәммәтҗанов, Рисхәт Гәрәев, улы Рәниф, Илназ һәм Айназ Билаловларны республикакүләм тамашачылар таный, алар белән дәрәҗәле спорт осталары санлаша башлый. Айназ Билалов билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында икенче урынны яулаган көрәшче. Аның кул астында тәҗрибә-чыныгу мәктәбе үтүчеләрнең яртысыннан артыгы диярлек авылдашлары. Ул җитәкләгән көрәшчеләр командасы 7 ел рәттән беренче урынны бирми район беренчелеге бәйгеләрендә. Бер елгы бәйгедә аның шәкертләре 12 үлчәү авырлыгында да беренче калалар. Үзе дә көрәшкә җаны- тәне белән гашыйк район башлыгы бүләкләүләр сәгатен дә көтмичә кулындагы сәгатен Рафыйкның кулына истәлек итеп кигезеп куя. Район башлыгының ике күчмә Кубогы аларда мәңгелеккә кала. Әлеге Кубоклар хәзер дә авыл мәктәбендә сакланалар икән.Нәтиҗәле хезмәтенә, ул тәрбия кылган шәкертләренең казанышларына күрә олы хөрмәтләргә, бүләкләргә, берничә дистәләгән Мактау кәгазьләренә, Рәхмәт Хатларына лаек булган Рафыйк Сабирҗан улы. Күкрәген “Татарстан Республикасының физкультура һәм спорт отличнигы”, “За развитие физкультуры и спорта РТ”, билгеләре,Сочи Олимпия уеннары уңаеннан чыгарылган истәлек медале бизи.

Рафыйк Мөхәммәтшин инде 15 елдан артык татарча көрәш буенча район командасының тренеры вазыйфасын үтәп килә. Соңгы өч елда ул җитәкләгән яшьләр командасы уңышлары белән республика күләмендә беренче өчлеккә керә алды. Ә өлкәннәр унлыкка эләкте. Төрле дәрәҗә бәйгеләрдән аның шәкертләре медальсез, кубоксыз кайтмадылар, әле дә шулай.

Аның тагын бер “козыре” - ул 20 елга якын район, күп кенә авыл Сабантуйларында хөкемдарлык вазыйфасын башкара. Монысы да бик җаваплы вазыйфа. Тамашачы алдында аз гына хилафлык кылып кара, хәзер ризасызлыкларын җиткерәләр. Ә Рафыйк адресына бу яктан яман сүз әйтерлек түгел. Гаделлеге белән үзгә аерылып тора ул. Тамашачы, көрәшчеләр үзләре дә шуның өчен бик хөрмәтлиләр аны. Улы Рәниф, йә булмаса шәкертләре мәйдан уртасына чыгып басуга, ул дулкынланып тамашачы янәшәсенә барып чүгәли. Җиңүчене билгеләүне башка хөкемдарлар язмышына тапшыра килә һәрвакыт. Бу гамәлләре аның гаделлегенә янәдән бер дәлил-ишарә булып тора.
- Шундый хәлләр дә булды,ике район Сабантуе алдыннан түрәләр өстәлгә чакырып кем җиңәргә тиешлегенә күрсәтмә биреп карадылар. Ә мин тоттым да хөкемдарлыктан азат итүләрен сорадым. Күрәсең хуҗа кеше уңайсызланды, “үзең кара алайсам” дигән сүзеннән соң янәдән коверга кердем. Берчакны танылган көрәшчебез Илнар Әхмәтҗановны “кысарга” керештеләр. Рафыйк абый хөкемдарлык итсә генә мәйданга чыгам дип әйтеп салмасынмы. Ул елны тәкә аның иң башына менеп утырды. Ә андый очраклар шактый булгалады инде. Һәркемгә үз шәкерте, баласы, туганы якын. Хаклымы-юкмы, аны җиңүче итеп күрәсе килә. Алымны бәяләгәндә әз генә икеләнеп калу да тамашачыда шик уята. Бу яктан, Аллага шөкер, гаделлекне сакларга тырыштым, - ди ул.

Тагын бер тормышчан очрак нык күңеленә сеңеп калган аның. Көрәшченең кызу канлылыгын, туганнарының бәхәсле булуын исәпкә алып хөкемдарлар финал бәйгесендә коверга чыгудан баш тарталар. Ә көрәшче аның шәкерте. Ул аның сыйфатларын үзе дә белә, таный. Үз- үзен мәҗбүриләп, ни чарадан бичара дигәндәй, хөкемдарлык итәргә була, баллар белән шәкерте җиңелә. Җиңелүен танымаган көрәшче егет аның түгәрәгенә йөрүдән туктый, башка тренерны сайларга карар кыла. Уңышларга ирешеп килгән егетнең артка тәгәрәгәнен күреп, күзәтеп , күңеле белән сызланып йөри Рафыйк. Көннәрдән бер көнне гафу сорап үзе килә янына. Шул елны район батыры кала егет.

Бүгенге көндә аның көрәш түгәрәгенә 14 бала йөри. Инде икесе үзләрен районара, төбәк бәйгеләрендә танытырга да өлгергәннәр.
- Өметлеләр шактый араларында. Төрле алымнарда көрәшергә өйрәтәм, күңелләренә хуш килгәннәрен үзләре сайлыйлар. Барысына да күңелемә хуш килгән алымны сеңдерергә тырышам. Гореф- гадәтебездән килгәнгәме, янга чыгып күкрәк аша аркага салу алымын яратам. Элек бабаларыбыз гел шулай- җирдән аерып алып, чиста итеп аркага салып көрәшкәннәр бит. Иң мөһиме, спорт белән шөгыльләнгән яшүсмер тәртипле, сәламәт булып үсә, дөрес юлдан тайпылмаска өйрәнә. Миңа соңгы вакытларда күп ата- аналарның тренер белән теләктәш булуы нык ошый. Физик йөк-күнегүләрдән зарланып кайткан баласына кочак иркәсе күрсәтергә бик ашыкмыйлар,- ди ул.Пандемия вакытында аеруча таләпчән ул балаларга. Һәр күнекмә-өйрәнүләр алдыннан һәм соңыннан душта кер сабыны белән юынуны гадәткә керткән, температураларын даими үлчәп, башкалар белән аралашканда сак булырга кирәклеген искәртеп тора ул. Түгәрәк узасы залны билгеле бер вакыт аралыгында җилләтеп ала.Кыскасы, үзе ассызыклап үткәнчә, аның өчен һәрберсе бик якын,кадерл. Рафыйк малайларда мөстәкыйльлек сыйфатлары булдырырга тырыша. Күнегүләр вакытында икенчел командалык итүне еш кына укучыларның үз кулларына тапшыра ул.
- Үзләре арасыннан тренерлар билгелим, әлеге вазыйфа чират тәртибендә берсеннән-берсенә күчеп бара.Мондый ирек аларда җаваплылык хисен арттыра, иптәшләрең алдында үз сүзләренең кыйммәтен бәһаләргә, фикерләрен әйтә, үткәрә белергә өйрәтә,- ди Рафыйк.
Инде моннан дистә еллар аның янәшәсендә күп файдалы шөгыльгә ия булган шәкертләре тикмәгә генә аның янына килеп олы рәхмәтләрен җиткермиләрдер.Ошбу көрәшче исемен лаеклы күтәреп йөрүче андыйларның саны 100 чигенең теге ягына чыгып киткән инде.

Кайда гына хезмәт куймасын, башкалар тел-теш тидерерлек итеп кылмады дип беләм эш-гамәлләрен. Беренче дипломы буенча 12 елга якын данлыклы”Береговой” совхозының баш зоотехнигы , аннан хуҗалык башка яшәү формасы алгач, аның идарәчесе буларак намуслы хезмәт куйды.Район хәзерләүләр конторасының ярдәмче хуҗалыгында директор булып эшләп тә матур эз калдыра алды. Инде икенче дипломын алганына да шактый вакыт узып киткән икән шул. Спорт берлән бәйле хезмәт юлы да 20 елга якынлашып килә. Үткән елларына, гаиләсенең иминлегенә шөкерана итеп яши Рафыйк.
- Аллага шөкер, егылып үкенерлек үткәннәр булмавына сөенәм. Балалар үсеп җитеп, башлы- күзле булдылар. Дүрт онык бүгенге көнебезнең олы куанычлары, юанычлары. Кызым Алисә язмышын шулай ук спорт белән бәйләде. Улым Рәниф көрәш дөньясында матур эз калдыра алды. Бер оныгыбыз ныклап торып спортка тартылып утыра, бадминтон түгәрәгенә кызыксынып йөри. Үҗәтлеге шундый көчле, минем кан дип мактангалап алам,- ди ул балалары өчен горурлыгын яшермичә.

Балачактан тагылып йөрүче терлекчелек “җене”, аннан килә зоотехник тәҗрибәсе дә шәхси хуҗалыгында әле дә терлекләрдән башка яшәргә юл куймыйлар үзенә. Бүгенге көндә йорт яны утарында дүрт үгез асрый, башка мал- туары, кош-кортлары да бар. Ял вакытларында иң яраткан шөгыле- балык тоту. Җәен- кышын мөмкинлек булган саен табигать кочагына атыла ул. Авылы да Чулман ярында гына, янәшәсендә нарат урманчыгы- экологик оҗмахта яшәтләр үзләрен. Соңгы елларда җомганы калдырмый.Ни генә булмасын, нинди гамәлләр кылырга алынмасын, Рафыйк аларны бар күңелен биреп, җаны- тәне белән ихласлыкта, гаделлектә башкарырга тырыша. Гаделлек өчен көрәшү сыйфаты аны тормышы буе озата килә. Ә тормышындагы сынауларда көрәштәге кебек бил бирмәү аның яшәү принцибы. Аның тормыш шигаре: “Көрәшең гадел булсын,егылсаң да тормаслык булып аркаңа төшмә!“.Афәрин, Рафыйк!”,- диясе генә кала безләргә.

Вазыйх Фатыйхов,
"Татарстан яшьләре"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading