16+

Рамил Корбанов: әйдәман, дус-иптәш, дипломат

Данлыклы Питрау Сабантуенда ике тапкыр баш батыр булып калуы да аның оста көрәшче булуы турында сөйли. Берничә тапкыр республика чемпионатында, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә үткәрелүче турнирда, Россия чемпионатында призлы урыннарны яулый. 1998 һәм 2000 нче елларда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәрелгән турнирларда чемпион була.

Рамил Корбанов: әйдәман, дус-иптәш, дипломат

Данлыклы Питрау Сабантуенда ике тапкыр баш батыр булып калуы да аның оста көрәшче булуы турында сөйли. Берничә тапкыр республика чемпионатында, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә үткәрелүче турнирда, Россия чемпионатында призлы урыннарны яулый. 1998 һәм 2000 нче елларда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәрелгән турнирларда чемпион була.

Бүген, 12 март көнне якташыбыз, Айдар авылында туып-үскән танылган көрәшче, спорт остасы Рамил Реваль улы Корбановка 50 яшь тула. 

Шунысы игътибарга лаек, төрледән-төрле ымсындыргыч чакырулар булса да, кайбер көрәшчеләрдән аермалы буларак, Рамил төшемле урын яки озын акчалар эзләп, командадан-командага күчеп йөрмәде. Әле дә туган районы өчен келәмгә чыга, бил алыша, беренче, икенче әйләнешләрне узып, районбыз командасы өчен әһәмиятле булган “алтын очколар”ны яулый. Рамил  районыбыз җыелма командасын байтак ярышларда - республика беренчелегендә,  “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан гамәлгә куелган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәрелгән турнирларда күп тапкырлар мактау пъедесталына менгергән шәхес. Ул әле дә яшьләр белән бертигез диярлек бил алыша, меңләгән тамашачысын сөендереп мәйданга чыга. Алай гына да түгел, чордашы, “Теләче Карелины” - Азат Шәйхетдинов һәм команда вәкиле Рафис Мөбәрәкшин белән бергә яшь көрәшчеләребез өчен бер дигән әйдаман да, остаз да әле ул. Рамилнең үзен исә сөлге тотарга, көрәш серләренә Олы Нырсы урта мәктәбендә укыганда физкультура укытучысы Рөстәм Гыйниев өйрәтә, төшендерә.

Рамилне мин студент елларыннан ук күреп беләм. Узган гасырның туксанынчы еллар башында Рамил тренерлары Гадел Хәбибуллин белән Җәүдәт Хөсәенов җитәкчелегендә үзе белем алган Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институты командасы өчен бил алышты. Һәм күп кенә турнирларда, әйтик, Казан вузлары арасында, шәһәр беренчелегенә үткәрелгән ярышларда, Казан шәһәре Сабантуйларында җиңүче булды, призлы урыннарны яулады. Студентлар һәм укытучылар өчен нәшер ителгән “Мәгърифәт” газетасында эшләгәндә әлеге вузның көрәш командасы, көрәшчеләре турында еш язарга туры килде. Рамил әнә шулай, әүвәл 80, 85, 90, соңрак, 100 килограммга кадәр үлчәү авырлыкларында көрәшә-көрәшә өлкәннәр арасындагы көрәшкә килеп керде. Бүген ул 130 килограммнан югары булган көрәшчеләр арасында бил алыша. Яшь чакта без барыбыз да Саба районы студентлары идек әле. Мөнәсәбәтләр дә якташларча, җылы, дустанә булды. Шуннан соң күпме еллар үтте, күпме сулар акты… 

Әлбәттә, Теләче районы кабат торгызылганнан соң Рамил үз төбәгенең чын ватанпәрвәре буларак, Теләче районы җыелма командасы составына керде һәм әлегәчә аның тугры көрәшчесе, лидеры булып кала бирә. Бу елларда Рамил Теләче Сабантуеның 8 мәртәбә баш батыры (1998-2003), ә инде авыр үлчәүдәге көрәшчеләр арасында унҗиде тапкыр чемпион булып кала. Теләче Сабантуенда баш батыр калу җиңел түгел. Анда Зөлфәт Ибраһимов, Тәфкил Шәйхетдинов, Рамил Шәйдуллин һәм Раил Нургалиев кебек пәһлеваннар бар. Үзенең көрәш дәверендә ул республика ярышларында чын мәгънәсендә пәһлевннар белән бил алышты. Алар: Рөстәм Мухамов, Илдар Аббасов, Радик Фәйзуллин, Ильяс Галимов, Сергей Павлик, Марат Мөхәммәтҗанов, Рөстәм Гыйниятов һәм башкалар. Данлыклы Питрау Сабантуенда ике тапкыр баш батыр булып калуы да аның оста көрәшче булуы турында сөйли. Берничә тапкыр республика чемпионатында, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә үткәрелүче турнирда, Россия чемпионатында призлы урыннарны яулый. 1998 һәм 2000 нче елларда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәрелгән турнирларда чемпион була. Әлбәттә, кемгәдер оттырган, кемнедер откан, әмма утыз елдан артык яхшы физик әзерлектә торып байтак Сабантуйларда баш батыр исеме алу өчен зур тырышлык, ихтыяр көче кирәклеген һәр көрәшче дә яхшы белә. Санап үтелгәннәрдән тыш,  Рамил Киров өлкәсендәге Малмыж, Нократ Аланы, Мари-Эл Республикасының Бәрәңге районнары, ике тапкыр Әстерхан шәһәре Сабантуеның баш батыры була. Әстерхан дигәннән, аның берсендә Рамил, Динар Кәримуллин, Ранис Галимуллин һәм районыбыз үзешчәннәре белән миңа да катнашырга туры килде. “Кеше турында күбрәк беләсең килсә, аның белән юлга чык”, - диелә халкыбыз әйтемендә. Әлеге сәфәрләр вакытында  Рамил яшь көрәшчеләребезне, җырчы-биюче кызларыбызны барлап, саклап йөрде, үзен чын мәгънәсендә әйдаман, иптәш, дус һәм дипломат итеп танытты. Соңгысын, бик амбицияле халык, физик яктан нык булган, каратут тәнле дагыстанлыларның көрәш мәйданында, гомумән, татарның милли бәйрәме - Сабантуенда үзләрен өстен милләт итеп куясы килгән чакта күрдек. Рамилнең берничә җөмлә әйтүе җитте үзләренә. Шуннан соң шым булдылар. Безнекеләрне бел! Бу очракта Рамил үзен түгел, без - татарны милләт буларак та танытты. 

50 яшьлек Рамил Корбанов бүген дә әйбәт спорт формасында. Моңа аның Җәүдәт Хөсәенов җитәкләгән секциядә  даими шөгыльләнүе ярдәм итә. Башкачарак әйтсәк, мичкәләрдә дары бетмәгән әле...

Фәнил Нигъмәтҗанов, Теләче

Фотолар: Радик Сабиров, Теләче Сабан туе, 2010 ел

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading