16+

Равил Хәйруллиның тормыш иптәше: "Көрәшчеләргә рәхмәт"

“Егетләрең булса, ташла. Мин сиңа җимеш белән генә чәй эчертермен. Үлгәч, каберләребез янәшә булачак”... Күптән түгел коронавирустан вафат булган Равил Хәйруллин булачак тормыш иптәше белән танышкач та шул сүзләрне әйткән була.

“Егетләрең булса, ташла. Мин сиңа җимеш белән генә чәй эчертермен. Үлгәч, каберләребез янәшә булачак”... Күптән түгел коронавирустан вафат булган Равил Хәйруллин булачак тормыш иптәше белән танышкач та шул сүзләрне әйткән була.

“Шәһри Казан”га Фадия ханым үзе чыкты. Рәхмәт әйтер өчен. Татарстан җитәкчелегенә, шәхсән Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республиканың көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтовка, Равил абыйның көрәштәше, гомерлек дусты Әгъзам Гобәйдуллинга, бертуган Гайзатуллиннарга, көрәшчеләргә һәм тагын бик күпләргә. Көтмәгәндә арабыздан киткән Равил абыйны соңгы юлга озатуда ярдәм иткәннәре өчен, кайгы уртаклашканнары өчен Фадия ханым бөтен гаиләсе исеменнән олуг рәхмәтен җиткерде.

Фадия ханым белән Равил Хәйруллиннарның танышуларына быел 46 ел тулса, гаилә корып яшәүләренә 28 августта 45 ел булган. Ике малай – Фаил һәм Салаватны тәрбияләп үстергәннәр. “Дөресен әйтәм: 46 ел дәвамында кычкырышканыбыз да булмады, киленнәремә дә шул хакта сөйләп тордым әле. Аның белән яшәгән һәр көнем истә минем. Өйләнешкәч тә, ул – Тамбовка, көрәш ярышларына юл тотты, мин исә укырга киттем. Улларыбызны да бик яратты, каты итеп әйтә белсә дә, бер тапкыр да усал итеп кычкырмады, сүгенмәде”, дип искә ала тормыш иптәшен Фадия апа.

Равил абыйның авырып китүе көтмәгәндә була. “Кинәт йөткерә башлады. Табибларга бар, дидем. Ләкин, анда барсам, алып калачаклар, ә безнең бит әле ярышлар” дип җавап кайтарды миңа. Вакцина кадатмаган иде шул, һаман сузып йөрде. Атна ахырында, хәле мөшкельләнә башлагач, Салават улым аны хастаханәгә алып китте. Кызганыч, бүтән күрешеп булмады...”, ди Фадия апа.

... Быел җәй көне Арча районы Ташкич авылына кайтып, зиратка кереп чыккач, Равил абый яраткан Фадиясенә янә танышкан чакларда әйткән сүзләрен искә төшергән. Күңеле барыбер нидер сизгән күрәсең. Фадия апа әйткәнчә, күрәчәк шулдыр инде.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading