16+

Районнарда да "Стенка на стенку" уза

Авыл эшчәннәре язгы кыр эшләренә ныклап тотынганчы, авылның “Батыр “ спорткомплексында кооператив призларына “Диварга - дивар” системасы буенча татарча көрәш ярышлары уздыру матур бер традициягә әверелде. Бу ярышлар быел 5 нче мәртәбә узды.

Районнарда да "Стенка на стенку" уза

Авыл эшчәннәре язгы кыр эшләренә ныклап тотынганчы, авылның “Батыр “ спорткомплексында кооператив призларына “Диварга - дивар” системасы буенча татарча көрәш ярышлары уздыру матур бер традициягә әверелде. Бу ярышлар быел 5 нче мәртәбә узды.

Үткән шимбәдә Шеңшенәр авылы чын Сабантуй бәйрәмен хәтерләтте дисәм дә, ялгыш булмас.  Тирә-юньгә җыр-моң агыла, табаларда коймак чыжлый, казаннарда пылау пешә, шашлыгы кыза, самавырда чәе кайный. Терәлеп торган күршеләре  “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчелеге район халкы өчен генә түгел, шушы авыл өчен дә зур бәйрәм ясый. Авыл эшчәннәре язгы кыр эшләренә ныклап тотынганчы, авылның “Батыр “ спорткомплексында кооператив призларына “Диварга - дивар” системасы буенча татарча көрәш ярышлары уздыру матур бер традициягә әверелде. Бу ярышлар быел 5 нче мәртәбә узды.

Ярышларыбызны ачып, районыбызның” спорт һәм финанс "министр"лары Рөстәм Заһидуллин, Рафис Ильясов, ярышларның төп иганәчесе –кооператив рәисе Фердинанд Хәйруллин, район федерациясе рәисе Фәнис Шәрипов үз хәер-фатихаларын биргәннән соң, мәктәпнең яшь  үзешчәннәре узләренең җыр-биюләрен тамашачы хозурына тапшырды.Быелгы ярышларыбызга да 5 үлчәү авырлыгында бил алышырга 12 команда килгән иде. Үзенә күрә бер үзенчәлекле ярыш инде бу. Биредә бер көрәшче генә бернишли дә алмый. Һәрвакыт 3 көрәшченең өстен чыгуы кирәк. Шуңа да, бу  ярыш егетләребез арасында бер-берсенә карата ихтирам хисләре тәрбияләудә, бер-берсенә терәк булуда зур роль уйный. Монысын аруча ярымфинал, финал ярышларында тоябыз инде. Бик кызу булды быелгы ярышларыбыз да. Ничек итсәләр иттеләр, чутайлылар тәки беренчелекне үз кулларына ала алдылар. Узган елгы җиңүчеләргә быел арткарак калырга туры килде. Икенче урынга Тимирязев исемендәге җәмгыять көрәшчеләре күтәрелсә, арборлылар һәм яңгуллылар өченче-дүртенче урыннарны бүлештеләр. Бу дүрт команда көрәшчеләре дә саллы гына акчалата бүләкләр алып, җитәкчелеккә, оештыручыларга олы рәхмәтләрен әйтеп, өйләренә таралыштылар.

Ярышлар тәмам, ләкин алар дәвам итә. Бу атнада Яңгулда Габделфәрт Рәфыйков истәлегенә ярышларда көтеп каклабыз.

Нурзада Сәмигуллин.Балтач.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading