16+

РФС Капелло дусларының Бразилиягә сәфәрен финанслауны инкарь итә

Россия футбол берлеге (РФС) үзенең рәсми сайтында җәмәгатьчелеккә белдерү белән чыкты. Анда футбол буенча Россия командасының остазы Фабио Капеллоның дуслары белән РФС акчасына Бразилиягә баруы турында ММЧдагы хәбәрләр инкарь ителә.

«Бразилиядә эш сәфәре белән булган делегация составында, Капеллодан тыш, бары штаб вәкилләре генә иде. Сәфәрнең максаты - киләсе елда Мундиальне кабул итәчәк илдәге спорт базалары белән танышу иде. Россия командасы 2014 елгы дөнья чемпионатының финал этабына уза алганда, биредә ил җыелма командасын күнекмәләр уздыру һәм яшәү урыннары белән тәэмин итәргә туры киләчәк», - дигән юллар бар РФС аңлатмасында. Анда шулай ук Капелло җитәкчелегендәге компаниянең сәфәр барышында Конфедерация Кубогы матчларын каравы, «Маракана» стадионында 2018 елда Россиядә узачак футбол буенча дөнья чемпионатын презентацияләве хәбәр ителә. Мөрәҗәгатьтә моңа кадәр кайбер спорт басмаларында чыккан мәгълүматның дөрес булмавы ассызыклана.
РФСны акланырга әлеге оешманың элекке президенты Вячеслав Колосковның «Спорт-Экспресс» басмасына биргән әңгәмәсе мәҗбүр итте. Ул Капелло һәм аның дустының Бразилиягә баруын һәм анда яшәү чыгымнарын тулысы белән РФС күтәрүен җиткергән, Россия җыелма командасының бүгенге баш тренеры Капеллоның, элеккеге остаз Гус Хиддинк кебек үк, үзе бер әйбер өчен дә түләп йөрмәвен ассызыклаган иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading