16+

Ринат Биләлетдинов – өлкән тренер

Казанның «Рубин» футбол клубының баш тренеры булып Владимир Маминов саналачак. Ник дигәндә, Ринат Биләлетдиновның баш тренер булу хокукын бирә торган Pro лицензиясе юк икән. Шуңа күрә, ул рәсми төстә баш тренер булып санала алмый.

«Рубин» РФСка Биләлетдиновны Pro категориясенә постсовет киңлегендәге берәр илдә укытуны сорап мөрәҗәгать итә ала. Әмма ул укырга керү имтиханнарын тапшырырга тиеш булачак. Укуның шул ил телендә барачагын да онытырга ярамый.
Регламент нигезендә, клуб баш тренерсыз бер айдан да артык торырга тиеш түгел. Хәзер клубның баш тренеры булып рәсми төстә 39 яшьлек Владимир Маминов исәпләнәчәк. Аның Pro категориясе лицензиясе бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading