16+

Ринат Хәйретдиновны котлыйбыз!

Татарстанның атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдинов гаиләсендә куанычлы вакыйга.

Ринат Хәйретдиновны котлыйбыз!

Татарстанның атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдинов гаиләсендә куанычлы вакыйга.

Узган шимбә көнне Ринат Хәйретдиновның тормыш иптәше Ләйлә бәби тапкан. Шулай итеп, Хәйретдиновлар гаиләсендә дүртенче сабый - малай туган. "Шимбә көнне Чепьяда көрәш бәйгесе узды. Ярышлардан кайтуга Ләйлә вакыты җиткәнен сизде дә, Казанга киттек. Бәби Казанда туды, бар да әйбәт, Аллаһка шөкер. Иртәгә чыгармаслармы әле дип уйлап торабыз. Иртәгә әле Татарстан чемпионатына да барасы бит", диде Ринат "ШК" хәбәрчесенә. Яңа туган сабыйга нинди исем кушачакларын әлегә әйтмәде ул.

Ринат һәм Ләйлә Хәйретдиновларның олы кызлары Иркә исемле икән, 12 яшь аңа. Иреккә - 8, Сәеткә - 4 яшь. Без шалтыратканда, Ринат уллары белән тренировкадан кайтып килә иде. Ирек инде балалар арасында көрәшә дә башлаган. Узган атнада шул ук Чепьяда узган бәйгедә икенче урынны яулаган. Көрәшчеләр нәселе, атаклы Хәйретдиновлар дәвам итә, димәк!

Ә без исә дүртенче тапкыр әти һәм әни булган гаиләне чын күңелдән котлыйбыз!

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тигез канатлы булып уссеннэр, бэхетле булсыннар.... этисе ник кола тоткан ул...

    Мөһим

    loading