16+

Ризыклар тәмле дә, матур да булырга тиеш

Казанда 6-17 июль көннәрендә Универсиаданы тәэмин итү өчен, Тула урамында төзелгән туклану комбинатында март аеннан пешекчеләрне өйрәтү һәм ризыклар әзерләп карау башлана.

Ризыклар тәмле дә, матур да булырга тиеш

Казанда 6-17 июль көннәрендә Универсиаданы тәэмин итү өчен, Тула урамында төзелгән туклану комбинатында март аеннан пешекчеләрне өйрәтү һәм ризыклар әзерләп карау башлана.

Комбинатның куәте тәүлегенә 50 мең порция ашамлык җитештерүгә исәпләнгән. Биредә, техник хезмәткәрләрдән тыш, 340 пешекче эшләячәк.
«Казан-2013» башкарма дирекциясе» генераль директорының урынбасары Оксана Тубман сөйләгәнчә, Универсиадада катнашучыларга һәм кунакларга барлыгы 1300 пешекче аш-су әзерләячәк. Ярдәмчеләр сыйфатында студентлар да эшкә чакырыла.
«Фуд-сервис Универсиада» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш шеф-пешекчесе Игорь Фельдман, ризыклар тәмле дә һәм матур да булырга тиеш, дип саный. Фельдман әфәнде 2006 елда Гамбургта узган футбол буенча дөнья чемпионатында да шеф-пешекче вазифасын башкарган. Европалыларга үзләре гадәтләнгән шницель, яфраклы салат, паста, пицца, ә Азия халыкларына диңгез продуктлары тәкъдим ителәчәк.
Универсиададан соң, Казан туклану комбинаты мәгариф учреждениеләренә һәм хастаханәләргә ризык җитештерәчәк. Мэр Илсур Метшин, предприятие белән танышып чыккач: «Универсиада үткәннән соң, чемпионнар дәрәҗәсендәге аш-сулар белән үзебезнең укучыларны һәм студентларны тукландырачакбыз», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading