16+

Роналдоның бар өмете реалити-шоуда

Бразилиянең легендар футболчысы Роналдо (тулы исеме Роналдо Луис Назарио де Лима) карьерасын тәмамлаганнан соң, физик формасын тәмам югалткан. Бүген авырлыгы 118 кг га җиткән элекке спортчы ябыгу өчен махсус телевизион программада катнашырга карар иткән.

Ул Бразилия телеканалларының берсендә эфирга чыгучы «Fantastico» реалити-шоуында катнаша. Дөнья футболы тарихына «Зубастик», «Феномен» тәхәллүсләре белән кереп калган спортчыга ярдәм итү өчен шоуны оештыручылар махсус диета һәм күнегүләр программасы сайлаган. Алар нигезендә ул өч ай эчендә 30 кг ны ташларга тиеш.
1990 еллар ахыры-2000 еллар башында «Барселона», «Реал», «Интер» командалары данын яклаган, Бразилия җыелма командасының алыштыргысыз лидеры булган, ФИФА версиясе буенча өч тапкыр елның иң яхшы футболчысы дип табылган Роналдо тезендәге травмалары яңарып, профессиональ спорттан моннан берничә ел элек киткән иде. Шушы вакыт эчендә ул авырлык контролен тулысынча югалткан. «Минем үлчәүләр белән мөнәсәбәтем бик катлаулы. Бик зур проблема алдында калдым», - дип белдерә ул әңгәмәләрендә. Әмма элеккеге спортчының проблемалары моның белән генә чикләнми әле. Ул берничә ел элек тәмәке дә тарта башлаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading