Шәһри Казан

Россия Кубогына көрәш дәвам итә. «Рубин»нан башка

Россия Кубогы финалының 1/16 өлешендә «Рубин» Красноярскиның «Енисей» командасы белән очрашты. Милли футбол лигасының (ФНЛ) урта хәлле әлеге клубы белән «Рубин» Беренче дивизионда чыгыш ясаган чорда сигез тапкыр очрашкан иде.

Кичәге уенга хәтле «Интер» һәм «Кубань» белән булган очрашуларда казанлылар күп көч сарыф итте. Моны яхшы белгән «Енисей»лылар үзләренең бөтен осталыкларын күрсәтеп, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска өметләнде. К.Бердыевның командасында кайбер әйдәп баручы уенчыларның әлеге матчта катнаша алмавы да, әлбәттә, көндәшләр файдасына иде.
Хуҗаларның тырышлыгы бушка китмәде, алар уенның 19 минутында ук исәпне ачу бәхетенә ирештеләр. Ә 10 минут үтүгә, Рыжиков капкасына тагын бер туп кереп чыкты. Казан футболчылары күпме генә тырышса да, беренче таймда исәпне үзгәртә алмадылар.
Икенче тайм башыннан ук «Рубин» уенчылары һөҗүмгә күчте. Карадениз, Касаевның берничә җайлы мизгеле булуга карамастан, әлеге мөмкинлекләрдән файдалана алмадылар. Уен ахырында Бердыев берничә уенчыны алмаштырды, казанлылар тулысынча диярлек һөҗүмгә күчте. Бу тырышлык үзенең нәтиҗәсен озак көттермәде - туксанынчы минутта Сергей Давыдов исәпне 2:1 ясады. Әмма шуннан артыгына якташларыбыз ирешергә өлгерми калды - уен тәмамланды. Шулай итеп, «Рубин» Россия Кубогын дәгъвалаучылар исемлегеннән төшеп калды, ә «Енисей»ны 1/8 уеннары көтә.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: