16+

«Рубин» хәзер һәркемгә ачык

Соңгы арада «Рубин» футбол командасы күзгә күренеп чәчәк ата, ягъни ачыла башлады. Бу клубтагы үзгәрешләргә бәйле. Элек клубка җирле журналистларны түгел, федералларны да якын китермәделәр. Бүген «Рубин» җанатарлар өчен хәтта ачык тренировкалар үткәрә. Татарстанның меңләгән кешесе зур өметләр баглаган футбол командасындагы «инкыйлаб» турында клубның маркетинг бүлеге хезмәткәрләре Ксения Витовская һәм...

«Рубин» хәзер һәркемгә ачык

Соңгы арада «Рубин» футбол командасы күзгә күренеп чәчәк ата, ягъни ачыла башлады. Бу клубтагы үзгәрешләргә бәйле. Элек клубка җирле журналистларны түгел, федералларны да якын китермәделәр. Бүген «Рубин» җанатарлар өчен хәтта ачык тренировкалар үткәрә. Татарстанның меңләгән кешесе зур өметләр баглаган футбол командасындагы «инкыйлаб» турында клубның маркетинг бүлеге хезмәткәрләре Ксения Витовская һәм...

Соңгы арада «Рубин» футбол командасы күзгә күренеп чәчәк ата, ягъни ачыла башлады. Бу клубтагы үзгәрешләргә бәйле. Элек клубка җирле журналистларны түгел, федералларны да якын китермәделәр. Бүген «Рубин» җанатарлар өчен хәтта ачык тренировкалар үткәрә. Татарстанның меңләгән кешесе зур өметләр баглаган футбол командасындагы «инкыйлаб» турында клубның маркетинг бүлеге хезмәткәрләре Ксения Витовская һәм Руфинә Газизова белән сөйләштек.
«Җанатарларыбызны югалттык...»
Ике ел элек «Рубин» футбол командасы ребрендинг үткәрде, ягъни логотибын алыштырды. Җанатарларның күбесе моңа теше-тыр­нагы белән каршы чыкты, хәтта протестлар оештырдылар, автобусларда «Без яңа логотипка каршы» дип язылган ябыштыргычлар күпләп пәйда була башлады, яңа логотипны борщтагы әтәч дип тә атаучылар булды.
- Логотипны алыштыр­ганчы, «Рубин» уеннарына даими 7-8 мең җанатар йөрсә, ребрендингтан соң бөтен аудиторияне диярлек югалттык - фанатлар сафында 1-2 мең кеше генә калды. Сезон тәмамланып, нәтиҗәләр ясарга утырганда, нәрсәдер эшләргә кирәклеге әйтелде. Безнең алда торган бурыч - яңа җанатарларны гына җәлеп итү түгел, беренче чиратта элеккегеләрен кайтару иде. Яңа логотиптан баш тарта алмыйбыз, чөнки Мәскәү белән бөтен нәрсә килешенгән иде инде. Әлеге кыен хәлдән чыгу юлын эзләгәндә, җанатарлар бе­лән сөйләшеп, бер әйбер уйлап таптык. «Рубин»ның өч логотибын алдык: беренчесе - 1960 елларда чыкканы, икенчесе - «Рубин» 2008-2009 елда Россия чемпионы булган чактагысын, өченчесе - хәзергесе. Шуларны шәһәр урамнарындагы реклама такталарына урнаштырып, «Тарихыбыз белән горурланабыз!», «Чемпионнар белән горурланабыз!» дип язып, өч төрле логотиплы сувенир продукциясе чыгарып, «Рубин»ның бөтен тарихын тоташтырдык. Шуннан соң фанатларның бер өлеше кире кайтты, - дип сөйләде Ксения.
Руфинә Газизова фикеренчә, җанатарлар, футболчыларга караганда, логотибны ник­тер якынрак кабул итә. Ул үзгәрешсез калырга тиеш, дип уйлыйлар. Фанатлар арасында «мин «Рубин» өчен 40 ел, ә син 10 гына ел җан атасың» дип, бер-берсен шушы күрсәткеч буенча да аеручылар да бар икән.
«Рубин»га яңа брендны Италия компаниясе ясап биргән. Җиң сызганып эшкә тотынганчы, белгечләр җанатарлар белән очрашкан, республика, Казан һәм клуб тарихын өйрәнгән. Брендтан кала, Италия белгечләре «Рубин»га кара һәм алтын төс кушылган форма да ясаган. Аңарчы клубның якут (рубиновый) һәм яшел төстәге ике формасы бар иде.
- Якут белән яшел формалар - төп, алтынлы-каралысы запас форма булып санала, сезонга бер генә тапкыр, зур тантаналарда гына киеп чыгалар. Спортчылар хорафатларга бик ышанучан. Берсендә якут формадан чыгып, начар уйнадык, икенчесе белән дә уңыш елмаймады. Карасын киеп чык­кач, җиңүгә ирештек. Гел шулай була, - диде Руфинә.
Россиядә 16 футбол клубы бар, шуларның дүртесе - Мәскәүдә. «Рубин» кызлары сүзләренчә, башкала журналистлары 40 процент кызыксынуын - «Зенит» футбол командасына, 40 процентын Мәскәү клубларына юнәлдерсә, читтәге командалар 20 процентны үзара бүлешергә мәҗбүр. Мәскәү журналистларының «Рубин»га әллә ни исе китмәсә дә (күп очракта махсус шундый кыяфәт тудыралар), берәр кызыклы акция оештырсалар, игътибар күрсәтеп, әлеге чараны яктырталар үзләре.
«Рубин»ның югары нәтиҗәләр күрсәтүендә «Казан-Арена» стадионының да йогынтысы зур. Күп кенә спорт журналистлары шулай ди. Кызлар сүзләренчә, Мәскәүнең «Локомотив» командасы уенчылары күз явын алырлык «Казан-Арена» стадионына аяк баскач, өнсез калган.
- Яңа стадионга күчкәч тә, билетларны сатуга 50 сумнан башлап чыгардык. Көлке бәя бит бу, яхшы шоколад кыйбатрак та тора. Кешеләр чын футболны һәм эмоцияләрне күрсен, дип шулай эшләдек. «Рубин» уенын карарга берсендә 45 мең кешелек стадионга 38 мең кеше килде. Стадионда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрелү сәбәпле, Социалистик шәһәрчектәге сигез мең кешелек стадионга күченергә мәҗбүр булдык. Үзәк стадионда газон үсеп җитәргә өлгермәде, янгын куркынычсызлыгы ягыннан да хилафлыклары бар иде, - диде Ксения.
«Рубин» «Зенит»ны узып киткән
Бөек Ватан сугышы вакытында Казанның КАПО заводында ясалган самолетлар туп-туры Сталинградка очып китә торган булган. «Рубин» клубының беренче командасы нәкъ менә шул заводта оешкан. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, «Рубин» футболчылары хәрби очучылар киеме киеп, фотога төшкән. Әмма кайбер фанатлар бу юлы да, армиядә хезмәт итмәгән егетләргә хәрби кием кидерергә ничек батырчылык иттегез, дип чәчрәп чыккан.
- Без беркемне дә мыс­кыл итәргә уйламадык. Тарихыбызны белергә һәм хәтерләргә кирәк, дигән идея тәкъдим иттек. Футболчылар хәрби кием белән төшкән фотоларны «Футбол фронтыннан открыткалар» дип атадык. «Медиалогия» дигән сайтта, интернет кулланучыларның һәм матбугат чараларының кызыксынуларын ачыклап, рейтинг төзелә. Футбол клублары буенча аерым бүлек бар анда. Беренче урында һәрчак «Зенит» бара. Беләсегез килсә, аңа бүлеп бирелгән акчага берьюлы өч «Рубин» командасын тәэмин итеп булыр иде. 9 май көнне исә без, «Зенит»ны узып, «Медиалогия»дә беренче урынга чыктык. Футболчыларыбыз кырда очко өчен көрәшсә, без җанатарлар игътибары өчен үзебезчә ярышабыз, - дип, клуб серләре белән бүлеште Руфинә.
Сүз уңаеннан, яңа тренер Ринат Биләлетдиновны фанатларның барысы да киң колач җәеп каршы алган, дип әйтеп булмый. Колач җәймәүчеләр дә булган. Андыйлар, команда белән бер генә тренер гүргә кереп ятканчы шөгыльләнергә тиеш, дип уйлый торгандыр.
- Яңа тренер бик ачык һәм ихлас кеше булып чыкты. Дөрес, аңа яңа команда туплау авырга туры килде. «Рубин» премьер-лигадан чыгып очу чигендә иде, ә бу республика өчен зур хурлык булыр иде. Бәхеткә, без ябышып калдык. Җанатарларыбызга якты көннәребез алда, фанатларны хөрмәт итүче тренер килгәнен төшендерергә тырыштык. Берсендә җомга көндезге унбердә ачык, һәркем килеп карый алырлык шундый тренировка уздырдык. 100-150 кеше көткән идек. 300-350 кеше күреп, барыбыз да, шул исәптән уенчылар да шаккатты. Хәзер 600ләп кеше йөри. Беренче ачык тренировка тәмамлангач, бер футболчы яныма килде дә: «Руфинә, безгә бәйрәм оештырганыгыз өчен рәхмәт!», - диде. «Рубин» хәзер һәркемгә һәм һәр нәрсәгә ачык, - дип, эмоцияләре белән бүлеште Руфинә.
«Кайбер балаларның түбәсе дә китә»
Игътибар иткәнегез бардыр, дөнья чемпионатларында футболчыларны, уен башланыр алдыннан, кырга балалар кулларыннан тотып чыга. Бу гадәт Россиядә «Зенит» һәм «Рубин» футбол клубларында гына яшәп килә. Моның белән «Рубин»да Ксения Витовская шәхсән шөгыльләнә. Футболчыны җитәкләп чыгасы баланың буе 140 сантиметрдан артмаска тиеш. Гадәттә, 5-11 яшьлек балаларны сайлап алалар.
- Соңгы тапкыр өч яшьлек бала белән эшләргә туры килде. Шуннан соң үземне мең кат юләр, дип атадым. Әгәр ул бала кырга чыгып, тиз генә кире әйләнеп килмәсә, «Рубин»га штраф түләттерерләр иде. Янында торган балаларга да, аны үзегез белән алырсыз әле, дип әйтеп куйдым. Репетициядә бер төрле бит ул, ә халык белән тулган, үкереп торган трибуналар каршына чыккач, олы кеше дә югалып һәм куркып калырга мөмкин. Беләсегез килсә, өч яшьлек баладан кала, калганнары барысы да куркып бетте. Кечкенә бала, киресенчә, кырда торган иптәшләрен «чабы-гы-ы-ы-з» дип әйдәкләп торды. Балаларны мондый чарада катнаштыру өчен, «Рубин» сайтында яки социаль челтәрләрдә гариза калдырырга була. Кайберләре инде берничә мәртәбә катнашты. Андый балаларның «Рубин» дип хәтта «түбәсе дә китә». Әти-әниләре, шалтыратып, балам сез бүләк иткән шарф­ны инде бер атна урап йоклый, ди. Бер кыз Рыжиковны уенга чыгаргач, кулын юарга теләмичә, өйдә гауга чыккан. Сәүдә үзәгендә йөргәндә, бер бала: «Ксюша, привет!» - дип сәлам бирде. Баштарак бөтен балаларны хәтерли идем. Хәзер алар бик күп, барысын да истә калдырып булмый, - диде Ксения.
Күптән түгел «Рубин» уенчыларыннан, татарча нинди сүзләр беләсез, дип сораштырганнар. Руфинә әйтүенчә, футболчылар ни генә язып бетермәгән, әңгәмәдәшем ул җавапларны укып, көлеп үлә язган. авыр­лык белән русча сөйләшүче грузин футболчысы, татарча белмим, ләкин Татарстан гимнын сүзсез генә көйләп бирә алам, дигән.
- Футбол - туп тибеп кенә йөрү түгел. Беренче урында - тактик фикерләү. Җанатарларыбыз арасында төрле катлам кешеләре бар: табиблар да, нейрохирурглар да, Казан медицина университеты ректоры да матч­ларыбызга даими йөри, - диде «Рубин» кызлары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading