16+

«Рубин» җиңелде, гафу итегез

Карагансыздыр, ишеткәнсездер инде. Кәефегез ару гына кырылганын да яхшы аңлыйбыз. Шулай да шимбә вакыйгаларын кабат куертып алмыйча булмый.

«Рубин» җиңелде, гафу итегез

Карагансыздыр, ишеткәнсездер инде. Кәефегез ару гына кырылганын да яхшы аңлыйбыз. Шулай да шимбә вакыйгаларын кабат куертып алмыйча булмый.

5 декабрьдә “Рубин” футболчылары Мәскәүдә “Локомотив”ка оттырды – 1:3. Исәпне “Рубин” ачты – 3нче минутта ук Хван Ин Бом гол кертте. Хуҗалар беренче таймда исәпне тигезләде, ә икенче таймда бер уенчыга күбрәк калгач тагын 2 туп кертә алды.
“Рубин”нан “кызыл” карточканы 47нче минутта тигез урында кагыйдә бозып Иван Игнатьев алды.  “Рубин” “Локомотив”ны инде 10 уен рәттән җиңә алмый.
Уеннан соң Леонид Слуцкийның кәефен аңларга була иде.

– Сүз таба алмыйм. Җиңелергә тиеш булмаган уенда җиңелдек. Аңлатып булмаслык тупас хаталар җибәрдек. Шул хаталар турыдан-туры уен нәтиҗәсенә йогынты ясады, – диде “Рубин”ның баш тренеры.

Леонид Слуцкийдан капкачылар хакында да сорадылар. Сәбәбе дә бар иде шул: сезонны Юрий Дюпин башлады, соңгы ике уенда өстенлек Никита Медведевка бирелде. Ә ул “Локомотив” белән очрашуда голга китергән ике тупас хата ясады. Болай барса, беренче номерлы капкачы кайсы булыр?

– Капкачыларны еш алмаштыру алардан канәгать булмауга бәйле, – диде Слуцкий. – Хаталанган уенчы һәрвакыт төп составта була алмый.
Ялгышлар, димәктән, төп игътибар, әлбәттә, Иван Игнатьевка юнәтелде. “Игнатьевны штраф нигезләмәсе буенча җәза көтә – тәнәфестә кат-кат искәртсәм дә, чыгу белән икенче “сары” карточкасын алды”, – диде журналистларга Леонид Слуцкий.

Ә Иван үзе инстаграм аша булса да гафу үтенергә өлгерде инде. “Хәзер минем авыр вакыт. Бу инде шактый сузылды. Гафу итегез”, – дигән Игнатьев.
21 яшьлек уенчы “Краснодар”дан килде, быел 12 уенда пенальтидан 2 туп кертә алды. Югыйсә, элеккеге клубында шактый нәтиҗәле уен күрсәткән иде. “Игнатьев белән ни булуын аңламыйм, – дигән “Краснодар”ның элеккеге тренеры Игорь Шалимов. – Зур акча яшьләрне боза бугай”.

Хак микән?

“Рубин” “Спартак”тан 19 яшьлек Остон Уруновны сатып алырга җыена, ди. “Бу безгә кирәкле уенчы. “Спартак”та барыбер уйнатмыйлар”, – дигән клубның генераль директоры Рөстәм Сәйманов. Хак булса, кышкы тәнәфестә “Тамбов” футболчылары –  сакчы Алексей Грицаенко белән һөҗүмче Михаил Костюков та “Рубин”га күченәчәк, диләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading