16+

«Рубин» – «Кубань». Исәп тигез

Казанның «Рубин» футбол командасы футбол буенча Россия чемпионатының 2013/2014 елгы сезонындагы беренче матчында Краснодарның «Кубань» командасы белән уртак исәпкә уйнады. Кайнар кояшлы Краснодар шәһәрендә булган уен казанлыларга җиңү китерә алмады.

Ай ярым дәвамында футболсыз торып, уенга тәмам сусаган командалар бер-берсенең биләмәләренә актив рәвештә һөҗүм итә башладылар. Тлисов, Навас һәм Игнатьев гомумән дә аерылып торучы уенчылар булдылар. «Рубин», әкренләп кенә көч җыеп, менә-менә исәпне ачып җибәрер төсле иде. Моңа берничә мөмкинлек булуга да карамастан, ни Ансальди, ни командада әле яңа кеше булган Кулик (шунысы кызык, Владислав Кулик «Кубань»ның экс-капитаны) исәпне ачучы тупны каршы капкага кертә алмадылар. Өстәвенә уенчылар да «Рубин»да икенче таймда каршы як командага караганда азрак булды. Тик шулай да уенның 71 нче минутында алга чыкты казанлылар - краснодарлылар капкасына бер туп керде. Ә 5 минуттан шул ук туп казанлылар капкасына очты. Исәп тигез - 1:1. Шуннан соң инде башка голлар кермәде. Командалар бер-берсенә нинди генә куркыныч мизгелләр тудырып маташмасыннар, берсе дә исәпне үзгәртә алмады. «Рубин» сезонның беренче матчында җиңүне кулында тотып тора алмады, бары тик бер очко эшләү белән чикләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading