16+

"Рубин" тагын шаккаттырды

Аңлап булмый бу "Рубин"ны. Казан командасы тота да чемпионатның аутсайдерларына оттыра, ә инде кичекмәстән җиңелер дип уйлаганда, "Зенит"ны, ЦСКАсын да отып куя.

"Рубин" тагын шаккаттырды

Аңлап булмый бу "Рубин"ны. Казан командасы тота да чемпионатның аутсайдерларына оттыра, ә инде кичекмәстән җиңелер дип уйлаганда, "Зенит"ны, ЦСКАсын да отып куя.

Быелгы чемпионатның лидеры ЦСКА белән Казанда узачак уен алдыннан да барлык букмекерлар, барлык белгечләр "Рубин"ның оттырачагына фараз кылды. Кадрлар белән проблема булганлыктан, Казан командасы әлегә уенга 100% әзерлек белән чыкты дисәк, дөреслеккә хилафлык китерербез. Хәер, Мәскәү командасында да проблемалар юк түгел, анысы.

Әмма бернигә дә карамый, "Рубин" чираттагы лидерны отуга иреште. 56нчы минутта мәйданга чыккан Джордже Деспотович инде 59нчы минутта башы белән ЦСКА командасы капкасына гол кертә алды. Бу уенда булган бердәнбер тупны. Деспотович чемпионаттагы 7нче тубын кертте һәм бомбардирлар арасында беренче урында баручы Артем Дзюба һәм Кристиан Нобоаны куып тотты. Ә "Рубин" исә янә тугызынчы урынга күтәрелде. Эх, алдагы уеннардагы югалтулар булмасамы...

5 декабрьдә Казан командасы Мәскәүдә җирле "Локомотив" белән уйнаячак. Без исә голны карыйк:

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading