16+

«Рубин» үз кырында «Ростов»ны җиңә алмады

Очрашу җанатарларның рәхмәт хисләрен белдереп җилфердәүче баннерлардан башланды.

«Рубин» үз кырында «Ростов»ны җиңә алмады

Очрашу җанатарларның рәхмәт хисләрен белдереп җилфердәүче баннерлардан башланды.

Аларга Европадагы аренада лаеклы чыгыш ясаган «Рубин»га мактау сүзләре язылган иде. Казан клубы Россия футболына кирәк түгел, дигән сүз ычкындырган футбол комментаторы Василий Уткинга карата чәнечкеле плакатлар да күзгә чалынды.
«Рубин» һөҗүмчесе Рондон уенның 6 нчы минутында ук кискен мизгел тудырды. Кунакларны тәҗрибәле капкачы Плетикоса гына коткарып калды. Тайм уртасында инде ростовлылар хәвефле ике һөҗүм ясады. Капкачы Рыжиков әлеге һө­җүмнәрне кире кага алды. Икенче таймда уен, гомумән, сүлпән­ләнде. Шулай да 65 нче минутта «Ростов» исәп­не ачуга иреште. Полоз белән Голенд тырышлыгы уңышлы тәмамланды. «Рубин» бу хәлдән «усалланып», команда белән һө­җүмгә ташланды. Безнекеләр 14 минут тырышканнан соң, Карадениз, ерактан ук тибеп, «Ростов» капкасына туп кертте. Калган вакыт казанлыларның һөҗүме астында узса да, исәп үзгәрешсез - 1:1 калды. «Рубин» артык көчле булмаган «Ростов»ны җиңә алмавы белән очко югалтты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading