16+

Сабада Наил Хәмидуллинны көрәш бәйгесе белән искә алдылар

Сабада Татарстан көрәш федерациясенең элеккеге башкарма директоры Наил Хәмидуллин истәлегенә яшьләр арасында традицион көрәш турниры узды. Мәгълүм чикләүләргә карамастан, быел ул ачык турнир статусына ия иде.

Сабада Наил Хәмидуллинны көрәш бәйгесе белән искә алдылар

Сабада Татарстан көрәш федерациясенең элеккеге башкарма директоры Наил Хәмидуллин истәлегенә яшьләр арасында традицион көрәш турниры узды. Мәгълүм чикләүләргә карамастан, быел ул ачык турнир статусына ия иде.

Хәер, оештыручылар сүзләренә караганда, ярышлар барлык санитар-профилактик таләпләрне үтәп үткәрелгән.

Унынчы тапкыр  үткәрелүче  ярышка республиканың 11 районыннан һәм Казаннан 90нан артык үсмер  килде. Бәйгене  ачу тантанасында  Наил Хәмидуллинның бертуганнары һәм  якыннары катнашты. Наил Хөснулла улының тормыш   юлы белән турнирны  алып  баручы  Рәшит Кәримов таныштырды. Башкарма комитет аппараты  җитәкчесе Марат Кәримов якташыбызны  хөрмәт ерак районнардан килгәннәре өчен район башлыгы исеменнән барысына, шулай ук турнирны ун  ел дәвамында  оештыручыларга, ТР көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил  Хәйруллинга рәхмәт белдерде, дип яза "Саба таңнары" газетасы сайты. Ярыштан фотолар белән биредә танышырга мөмкин.

Бәйгене нәтиҗәләре белән танышыйк:

2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында:
36 кг авырлыкта:
3  урын Гиниятуллин Руслан (Әлмәт) ;
2 урын Ахмадуллин Булат (Саба) ;
1 урын Анваров Муса (Актаныш). 
40 кг. авырлыкта:
3 урын Закиров Аслан (Азнакай) ;
2 урын Набиев Ислам (Кукмара) ;
1 урын Габдрахманов Ильяс (Саба). 
50 кг авырлыкта:
3 урын Шакирзянов Рустам (Актаныш) :
2 урын Нурматов Рамис (Кукмара) ;
1 урын Хасбиев Динияр (Саба). 
60 кг авырлыкта:
3 урын Ибрагимов Ильшат (Саба);
2 урын Гарипов Ильяс (Казан) ;
1 урын Каримов Тагир (Арча) . 
60 кг югары авырлыкта:
3 урын Варламов Артем (Саба) ;
2 урын Шакиров Булат (Арча) ;
1 урын Валиахметов Дияз  (Арча). 

2004-2006 елгы яшусмерлэр арасында:
55 кг авырлыкта:
3 урын Закиров Ислам (Азнакай) ;
2 урын Раджабов Рубин (Әлмәт);
1 урын Халиуллин Нияз (Саба). 
60 кг авырлыкта:
3 урын Спиридонов Роман (Әлмәт) ;
2 урын Каримов Ислам (Мамадыш) ;
1 урын Миннегалиев Ильфат (Азнакай) . 
65 кг авырлыкта:
3 урын Мусин Адель (Мамадыш) ;
2 урын Яруллин Булат (Кукмара) ;
1 урын Хайретдинов Раниль (Арча). 
75 кг авырлыкта:
3 урын Нуратов Динияр (Арча) ;
2 урын Тагиров Ислам (Саба) :
1 урын Шамсиев Ильназ (Актаныш) . 
80 кг авырлыкта:
3 урын Махмис Осман (Элмэт) ;
2 урын Гарипов Яз нур (Саба) ;
1 урын Салахутдинов Ралиф (Арча). 
85 кг авырлыкта:
3 урын Исрафилов Искандер (Элмэт) ;
2 урын Газизов Рустам (Мамадыш) ;
1 урын Ахунзянов Рифат (Саба). 
85 кг югары авырлыкта:
3 урын Каримов Нияз (Мамадыш) ;
2 урын Хамдеев Азат (Казан) ;
1 урын Семкичев Румиль (Әлмәт). 
Бәйге нәтиҗәләре буенча, турнирның иң яхшы көрәшчесе исемен Халиуллин Нияз (Саба) яулаган. Казаннан Ильяс Гарипов "Җиңү омтылыш өчен" номинациясендә бүләкләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading