16+

Сакланганны саклармын, дигән...

Дөньядагы иң хәвефле дип саналган спорт төрләре исемлеген беләсезме? Әлеге исемлеккә иң күп үлем очраклары теркәлгән экстремаль 10 спорт төре кертелгән.

Сакланганны саклармын, дигән...

Дөньядагы иң хәвефле дип саналган спорт төрләре исемлеген беләсезме? Әлеге исемлеккә иң күп үлем очраклары теркәлгән экстремаль 10 спорт төре кертелгән.

Куркыныч спорт төрләре рейтингының унынчы баскычын рафтинг, ягъни тау елгаларын көймәләрдә кичү били. Велоспорт - «кара исемлек»нең тугызынчы баскычында. Велосипедның үзендә йөрү куркыныч түгел, ә менә анда трюклар күрсәтү, сикерү, югары тизлектә аска төшү бик хәтәр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Кыяга менү - хәвефлелек ягыннан сигезенче урында. Әлеге спорт төрендә бик күп саклык чаралары каралуга карамастан, кеше факторы саклык чараларын юкка чыгарырга сәләтле.
Америка үсмерләре арасында гаять популяр булган стритлагинт - җиденче урында. Спортчы аркасы яки түше белән махсус скейтбордка ята һәм трасса буенча күз иярмәс тизлек белән маневрлар ясап төшә башлый. Бу очракта тормоз ролен бары аяклар гына үти ала.
Зур адреналин бирүче куркыныч спорт төрләре арасында серфинг - алтынчы урында. Беренче бишлеккә исә кыргый үгезне буйсындыру, кейв-дайвинг, гадәти дайвинг, экстремаль сноуборд керә. Хәвефле спорт төрләре исемлеге башында бейсджампинг (тотрыклы объектлардан парашютта сикерү) тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading