Чыннан да, хезмәтем белән бәйле рәвештә, 1987 елдан бирле көрәш дөньясында кайнаган кеше буларак, мин бу юлы зур тәэсирләр белән кайттым Минзәләдән. Ярышларны зур хезмәт куеп, оештырулары белән генә түгел, кунакчыллыклары белән дә безнең күңелләрдә озак сакланыр алар.
Билгеле, уземнең уй кичерешләрем белән генә чикләнмичә, “Ватаным Татарстан” газетасының 58- нче мәртәбә герой-шагыйребез Муса Җәлил истәлегенә оештырылучы бу ярышлар турында районыбызның спорт хуҗасы, Татарстанның спорт остасы Рөстәм Заһидуллинның да фикерләрен беләсем килде.
“Күп еллар спорт бүлеген җитәкләү дәверендә нинди генә ярышларда булырга туры килмәде миңа. Ләкин мондыен әле беренче күрүем. Безнең бит инде үзебезнең дә ярышларны уздыруда зур тәҗрибәбез бар. Әле республикада, безнең кебек, елына 12 көрәш ярышы уздыручы район юк та дип беләм. Безгә дә күп моментларны күңел дәфтәренә язып куярга туры килде бу юлы. Искиткеч дәрәҗәдә оештырылган иде ярышлар. Боз сараеның заман таләпләренә туры килерлек итеп җиһазландырылуын исәпкә аласыңмы, кунакларны кабул итү моментларын уйлыйсыңмы, ачылу тантанасының матурлыгын әйтәсеңме – барысы да энәсеннән җебенә кадәр уйланылып эшләнгән булып чыкты. Ачылу тантанасында үсеп килүче яшь буын көрәшчеләренең пьедесталга күтәрелеп, өлкән буын батырларының иннәренә сөлге салулары да күпләр өчен үрнәк булгандыр. Аннан, бу урында республика көрәш федерациясенең эзлекле рәвештә эш алып баруын да күрми китү мөмкин түгел. Аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, балалар һәм зурлар белән эшләүче тренерларны, зур нәтиҗәләргә ирешкән көрәшчеләрне, иң нәтиҗәле эшләүче районнарны, хәтта бу өлкәне яктыртып барган журналистларны бүләкләү, матур традициягә эйләнде. Хөкемдарлар арасында да зур эш алып барылганы сизелеп тора хәзер. Аннан кунакчыллыклары белән бик аерылды район. Спортчыларны матур итеп каршы алдылар, кунакханәләргә үзләре алып барып урнаштырдылар. Ашау-эчү мәсьәләсен әйтеп тә торасы юк. Спортчының нинди акчага йөрүенә кадәр исәпкә алып әзерләнгән иде аш-су. Кыскасы, киләсе ярышларны кабул итәргә әзер районга зур җирлек тудырды минзәләлеләр.”
Безнең өчен дә бу бәйге бик күп шатлыклы мизгелләр бүләк итте. Ачылу тантанасында бөтен республика каршында район спорт җитәкчесенең, иң нәтиҗәле эшләүче район буларак, Кубок алуы, ике көрәшчебезгә – Чепьядан Илназ Минмуллинга һәм Борнактан Ирек Әхмәтхановка Россиянең спорт остасы таныклыклары тапшырылу /әле өченчесе дә бар – райондашыбыз бертуган Әхмәдиевлар нәселеннән булган РСФСРның спорт остасы Марат Әхмәдиевның улы Булат Әхмәдиевның булуы да безнең өчен зур бәхет. Хәер, әле Ирек Әхмәтхановның да нәсел җепләре шуларга барып тоташа.Н.С./, Балтачтан Нурзада Сәмигуллиның район журналистлары арасында иң актив булып танылуы зур горурлык хисләре тудырды, билгеле. Ярышларыбыздан да канәгать калдык кебек. 65 килограммда әлеге дә баягы Илназ Минмуллин белән Ирек Әхмәтханов беренче –икенче урыннарны бүлешсәләр, районыбыз командасы “алтын” унлыкка кереп, сигезенче урынны яулады.
Нурзада Сәмигуллин, Балтач.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар