2013 елның июль аенда узачак XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиадасы вакытында 1,5 меңгә якын медицина хезмәткәре эшләячәк. 300ен исә республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән чакыртачаклар.
Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган онлайн-конференциядә Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары - Универсиаданың сәламәтлек саклау директоры Марат Гатауллин сөйләде. Моннан тыш, Казан, Ижевск, Уфа, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләренең медицина вузларында белем алучы югары курс студентларын да волонтер буларак җәлеп итү планлаштырыла, шулай ук интерннар һәм ординаторларны да чакырачаклар. Алар беренче ярдәмне күрсәтергә һәм уеннарда катнашучыларны, травма алсалар, ашыгыч ярдәмгә яки медпунктка кадәр алып барырга тиеш булалар. Инглиз телен яхшы белүче студентлар исә тәрҗемәче булып эшләячәк. Болардан тыш, Универсиада уеннары вакытында Красноярскидан да 20 спорт медицинасы табибы килер дип көтелә. Табиблар барысы да яхшы эш һәм яшәү урыннары белән тәэмин ителәчәк. Марат Гатауллин Универсиада вакытында төрле медицина оешмаларына якынча ничә кеше мөрәҗәгать итәчәген дә җиткерде. Шул рәвешле, Универсиада сырхауханәсенә барлыгы - 12 меңләп, стационарларының кабул итү-диагностика бүлекләренә исә 700ләп мөрәҗәгать булыр дип көтелә, 200гә якын госпитальләштерү булырга мөмкин. Дөрес, бу саннар үзгәрә дә ала әле. Аларны билгеләгәндә, алдагы елларда үткән Универсиада тәҗрибәсенә таянып эш иткәннәр, шулай ук җәйге уеннарда барлыгы ничә кеше катнашачагын да исәпкә алганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар