16+

Табиблар да таксист булырга тели

Спорт ярышлары расписаниесе нигезендә, Универсиаданың спорт һәм тренировкалар уза торган объектларына транспорт хәрәкәт итәчәк 175 төп һәм резерв маршруты әзерләнгән.

Табиблар да таксист булырга тели

Спорт ярышлары расписаниесе нигезендә, Универсиаданың спорт һәм тренировкалар уза торган объектларына транспорт хәрәкәт итәчәк 175 төп һәм резерв маршруты әзерләнгән.

Башкаланың ат-спорт комплексы территориясендә инфраструктура булдыру турында карар кабул ителгән. Июнь башыннан уртасына кадәр бу мәйданда Универсиадада эшләячәк барлык хәрәкәт составы торачак. Хәзерге вакытта Универсиаданың оештыру комитетына 17 машина инде китерелгән, калган транспорт чаралары май азагы-июнь башына килә башлаячак.
Универсиаданың транспорт ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, барлыгы ике меңнән артык автомобильче кирәк булачак. Хәзерге вакытта персонал автотранспорт предприятиеләре хезмәткәрләре казанлылар арасыннан туплана. Алар шәһәрнең маршрут челтәрен камил белергә, этикет нигезләреннән хәбәрдар булырга, инглиз теленең база курсын үзләштерергә, һөнәри әзерлек узарга тиеш булачак. Универсиадада хезмәт күрсәтү өчен барысы 525 автобус һәм 1051 автомобиль җәлеп ителәчәк. Җиңел машиналарда йөрү өчен 1610 кеше, автобус белән идарәгә 803 кеше эшкә алына. Универсиадада транспорт чарасы белән идарә итү теләген педагоглар, инженерлар, табиблар да белдерә икән. Бер сәгать эш өчен аларга 155 сум акча түләнәчәк. 15-29 июнь көннәрендә аларны Универсиада маршрутлары буенча стажировка көтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading