16+

Татар-башкорт көрәше быелга тәмам. "Ак Барс" Фирдүс Тямаев үчен алды?

Кайберәүләр финанс керемне дә исәпли булып чыкты: янәсе Казанда тагын бер матч уза калса, "Ак Барс" шактый гына акча эшләргә дә мөмкин бит. Билетлар һәм башкасын күз алдында тотуым.

Татар-башкорт көрәше быелга тәмам. "Ак Барс" Фирдүс Тямаев үчен алды?

Кайберәүләр финанс керемне дә исәпли булып чыкты: янәсе Казанда тагын бер матч уза калса, "Ак Барс" шактый гына акча эшләргә дә мөмкин бит. Билетлар һәм башкасын күз алдында тотуым.

Казанның "Ак Барс" хоккей командасы Уфада җирле "Салават Юлаев"ны икенче уенда да отуга иреште. Исәп - 3:2 казанлылар файдасына, ә гомуми исәп исә - 4:0. Шул рәвешле, казанлыларның бу юлы Уфа командасын тар-мар итүгә иреште.

Уфадагы беренче уен якташларыбыз файдасына тәмамлангач, соңгы очрашуда безнекеләр оттырыр дигән шик бар иде. Беренчедән, "Салават Юлаев"ның әле плей-оффларда 0:4 исәбе белән җиңелгәне юк иде. Көчсез команда түгел. Җитмәсә, көндәше дә - "Ак Барс". Аннан килеп, кайберәүләр финанс керемне дә исәпли булып чыкты: янәсе Казанда тагын бер матч уза калса, "Ак Барс" шактый гына акча эшләргә дә мөмкин бит. Билетлар һәм башкасын күз алдында тотуым. Янәсе, хоккей - ул бизнес, бар да сөйләшенгән. Казан - Уфа каршылыгында бу турыда сөйләп буламы икән?

Ләкин алай булмады. Дөресрәге, булырга мөмкин дә иде. Якташларыбыз уен барышында исәпне 3:0 ясагач, күпләр инде җиңүне "юа" башлагандыр. Уфалылар, көтмәгәндә, исәпне 2:3 ясап куйдылар. Әллә югарыда аталган шик-шөбһәләр чынга ашамы соң? Аллаһка шөкер, "Ак Барс" бик оста итеп саклана алды һәм уенны барыбер үз файдасына тәмамлады. Быелга татар-башкорт көрәше тәмам. Әлегә берсе...

"Ак Барс" исә үз конференциясе финалында көндәшен көтә хәзер. Без дә көтәбез. "Авангард"мы, "Металлург"мы?

Фото: https://www.ak-bars.ru/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading