Берара тәнәфес булып алганнан соң, көрәш дөньясында тагын җанланыш сизелә. Бу ял көннәрендә тагын бер Федерация Кубогы, аннан - Татарстан, аннан - Россия чемпионатлары. Бүләкләр дә саллылана төшкән.
Бу атнада, төгәлрәге, 29 октябрьдә Казанда Россиянең көрәш Федерациясе Кубогына командалар ярышы узачак. Әлеге бәйгедә Татарстан командасы да үз көрәшчеләрен куячак. ТР Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров белдергәнчә, команда составы инде 90%ка билгеле.
Ә 18-19 ноябрь көннәрендә исә Казанда - "Ак Барс" Көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан чемпионаты үтәчәк. Быел шәхси үлчәүләрдә җиңүчеләр генә түгел, бәлки командалар ярышында зур күрсәткечләргә ия булганнарны да саллы гына бүләкләр көтә. Аерым алганда, беренче урынны яулаган командага - 200 мең, икенче урында калучыга - 150 мең, өченче урынны яулаган командага 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак. Моннан тыш, бер ел эчендә күрсәткечләрен яхшырткан, ягъни алгарышка ия булган өч команданы 100әр мең сум акчалата бүләк белән сөендерергә уйлыйлар.
3 декабрьдә исә Казанда Россия чемпионаты узачак. Татарстан чемпионатында җиңү яулаган көрәшчеләр республикабыз данын яклаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар